Барлык яңалыклар
Чаралар
26 февраль 2021, 13:03

Ватан сакчыларына – чәчәкләр

23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә Стәрлебаш авылының Җиңү паркында Хәсрәтле ана һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы үтте.

Килүчеләрне көннең салкын торуы (термометр баганасы -30ны күрсәтте), көчле җил һәм буран да куркыта алмады. Катнашучыларның берсе болай дип бик дөрес билгеләде: “Ата-бабаларыбыз шушындый көннәрдә сугышкан, һөҗүмгә күтәрелгән...”
Традиция буенча чарада район хакимияте башлыгы Р.К.Рахмангулов, район ветераннар советы рәисе К.Х.Шәрәфетдинов, район Советы рәисе И.Г.Хәйбуллин, башка рәсми кешеләр, Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары, десантчылар, чик сакчылары, чернобыльчеләр, район үзәге халкы катнашты.
Рөстәм Камил улы һәм Кәлимулла Хәйрулла улы чыгышларында билгеләнүенчә, Ватанны саклаучылар көне – бөтен ил буенча билгеләнүче олы бәйрәм. Ул Ватаныбызның күпгасырлы тарихын һәм бүгенге көнен берләштерә, русиялеләрнең барлык буын вәкилләрен бергә туплый. Бу – кыюлык һәм батырлык, ватанчылык хисен гәүдәләндерүче бәйрәм.
Чәчәкләр кәрзинен һәйкәлгә салып, җыелучылар Туган ил өчен гомерен корбан итүчеләрнең барысын да хөрмәтләп искә алды.
Ватанны саклаучылар һәйкәлләренә чәчәкләр салу бу көнне районның барлык авыл биләмәләрендә дә үтте.
Рәйсә МУСИНА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: