Барлык яңалыклар
Чаралар
24 февраль 2021, 12:14

Лаеклылар арасында иң лаеклысы алар!

Тәрбияче һәм укытучы. Ата-анадан кала, баланың дөнья белән танышуы алардан башлана. Тәрбиячеләр балаларны кирәк гадәтләргә, тирә-яктагы матурлыкны күрергә, дуслашырга, аралашырга һәм күп кенә башка нәрсәләргә өйрәтә. Ә аннары хәстәрлекле һәм мәрхәмәтле укытучылар кулына тапшыралар. Алар инде фәннәрне укытып кына калмыйча, балаларны олылар тормышына да күнектерә.Шушы ике бик кирәкле һөнәр ияләреннән башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Балалар белән үз эшләренең чын һөнәрмәннәре шөгыльләнүе бигрәк тә мөһим.

Ә бездә тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның нәкъ менә шундый булуын ике ай дәвамында барган “Ел укытучысы” һәм “Ел тәрбиячесе” район конкурсы раслады. Аның финалы сишәмбе көнне, 16 февральдә район Мәдәният йортында үтте. Биредә конкурста катнашкан яхшылардан да яхшы ун укытучы сәхнәдә үзләре һәм педагогик эшчәнлекләре белән таныштырды. Ә аңа кадәр оештыручылар аларга кызыклы ачык дәресләр, осталык дәресләре, класстан тыш чаралар, Интернет-сайтларны тикшерү кебек җитди сынаулар куйды. Түгәрәк өстәл үткәрү вакытында катнашучылар үзләренең киң белемен төрле яклап күрсәтә, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша алды. Бу турыда җыелучыларга жюри әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Минеханә Баһаветдинова сөйләде.
Ә финалда, район Мәдәният йортында, конкурсантлар белән тамашачылар да таныша алды, алар безнең балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларны никадәрле яраткан, үзләрен башка һөнәрдә күз алдына китермәгән, чагу, талантлы шәхесләр эшләвенә үзләре күреп ышанды. Безнең тәрбиячеләр һәм укытучылар балалар белән эшләү, аларга дәресләрне мавыктыргыч һәм җентекле итеп аңлату белән бергә, сәхнәдә дә үзләрен яхшы тоталар, матур итеп җырлыйлар, бииләр, шигырьләр язалар, тамашачылар белән аралашалар.
2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, “Ел укытучысы” исемен хаклы рәвештә яулаган Илсөяр Галиәкбәрованың үзе белән таныштыруы үзенчәлекле булды һәм кызыклы видеолар белән озатылып барды.
“Ел тәрбиячесе” исеме шулай ук үз адресына бик күп җылы сүзләр ишеткән 4 санлы балалар бакчасының физкультура буенча инструкторы Руфина Камалетдиновага бирелде.
Үзләренең чыгышларында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Флүр Шаһисолтанов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Ринат Кәримов билгеләвенчә, мондый конкурслар ярышу гына түгел, ә, беренче чиратта, тәҗрибә һәм осталык белән уртаклашу, аралашу, катнашучыларның иң яхшы шәхси һәм һөнәри сыйфатларын күрсәтү. Шулай ук яхшы якка үзгәрергә омтылу, эш юнәлешләре турында фикер йөртү, эш дәрте. Чәчәкләр гөлләмәсе, истәлекле бүләкләр – конкурска әзерләнгәндә, гомумән, эшләгәндә йокысыз төннәр, фантазия, иҗат итү һәм талантларын бәяләүнең бик аз гына өлеше.
Конкурста финалчыларның барысына карата да рәхмәт сүзләре һәм җылы теләкләр җиткерелде. Аларның берсе дә игътибарсыз һәм бүләксез калмады. Барысы да төрле номинацияләрдә билгеләнде. Менә аларның исемнәре: Галия Фаткуллина (2 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе), Эльвира Йомагужина (1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең чит телләр укытучысы), Эльвира Дәминова (Стәрлебаш башлангыч мәктәбе укытучысы), Эльвера Күчәрбаева (Кабакуш урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы), Ләйсән Исәнбитова (1 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе), Диләфрүз Баһаветдинова (Әмир төп мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы), Гөлназ Галиуллина (Бузат урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Лариса Норова (Первомайский балалар бакчасы тәрбиячесе).
Җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән тәбриклибез! Аларга яңадан-яңа иҗади уңышлар, чагу тәэссоратлар, балаларының һәм укучыларының сөюен һәм ихтирамын телибез.
Конкурста катнашучыларның гомум педагогик стажы – 229 ел. Иң яшенеке – өч ел, иң тәҗрибәлесенеке – 25 ел. Катнашучыларның уртача яше – 41,5 яшь.
Рәйсә МУСИНА.
Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: