Барлык яңалыклар
Чаралар
29 гыйнвар 2021, 12:05

Турнирның иң яхшы уенчысы - Әхмәдиев

Гадәт буенча районда ел саен пенсионерлар арасында рус бильярды буенча ярышлар үтә. Коронавирус инфекциясе белән бәйле соңгы вакыйгалар чак кына әлеге уенны яратучыларның планын бозмый калды. Бильярд уйнаучы пенсионерлар үтенече буенча турнирны үткәрергә карар ителде, әмма мотлак шарт белән: барлык санитар нормалар үтәлергә тиеш.

Беренче чиратта уеннарның графигы төзелде, аларда уйнаучылар саны биш кешедән артмаска тиеш. Турнирга яңа елга кергәнче үк старт бирелгән иде. Бильярд өстәле артында ярышлар “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексында үтә. Спортның әлеге төрен яратучылар барлык Яңа ел каникуллары дәвамында ярышты. Ә күптән түгел иң яхшы уенчылар җиңүчене билгеләүче финал уенында көч сынашты. Шул рәвешле, Газинур Каюпов турнирның бронза призеры булды, “көмеш” – Рәис Хәйбуллинда, Әхмәт Әхмәдиев турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды.
“Без үзара ярышып кына калмадык, вакытны бик яхшы үткәрдек, шаярдык, көлдек, рәхәтләнеп аралаштык”, - диде катнашучылар бүләкләү тантанасыннан соң.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото Р.ЯРУЛЛИННАН алынды.
Читайте нас: