Барлык яңалыклар
Чаралар
8 декабрь 2020, 12:25

Кино, бүләкләр, шатлык

Һәр елның 3 декабрендә Халыкара инвалидлар көне билгеләнә.

Аның максаты – җәмгыятьнең игътибарын сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү. Кагыйдә буларак, бу көнне алар өчен төрле акцияләр, очрашулар, чаралар үткәрелә, “кызу линия” телефоннары оештырыла. Игътибар үзәгендә – инвалид балалар.
Үкенечкә каршы, агымдагы елда пандемия белән бәйле барысын да бергә җыйнап, әлеге датаны киң билгеләп үтү мөмкин булмады. Әмма аны игътибарсыз калдыру да ярамый иде. Шулай итеп, район Мәдәният йортының кинозалында барлык сакчыллык чараларын үтәп, “Сестренка” кинофильмы күрсәтелде. Төшкә кадәр фильмны Стәрлебаш коррекция мәктәп-интернаты тәрбияләнүчеләре карады, аннары кәнәфиләрне реабилитация үзәгеннән балалар биләде. Сеанс тәмамланганнан соң барысына да район хакимияте һәм район мәгариф бүлеге әзерләгән бүләкләр таратылды (рәсемдә). Мәктәп кирәк-яраклары (альбом, төсле катыргы, фломастерлар, төсле каләм һәм мәктәптә кирәкле башка бик күп нәрсәләр) белән бүләк пакетларын барлык балалар да алды. Өйдә булганнарга бүләкләрне укытучылар һәм волонтерлар таратты. Бүләкләр белән 70 пакетның барысы да үз адресатларына барып җитте, беркем дә игътибардан читтә калмады, бу иң мөһиме.
Коррекция мәктәп-интернатында һәм реабилитация үзәгендә шулай ук саф һавада күңелле уеннар оештырылды. “Болгар” балалар һәм үсмерләр клубы вәкилләре уеннар, төрле шаярулар һәм, әлбәттә инде, татлы призлар белән мавыктыргыч тамаша оештырды. Балаларның йөзеннән елмаю китмәде. Әйдә, яхшы кәеф һәм уңай тәэссоратлар аларны һәрвакыт озатып йөрсен!
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: