Барлык яңалыклар
Чаралар
27 ноябрь 2020, 12:57

Әниләр көне - матур бәйрәм!

Календарьда күпсанлы бәйрәмнәр арасында бер үзенчәлекле, тормышыбыздагы иң кадерле кешебез - әниләребезгә багышланганы бар. Билгеле булуынча, Русиядә “Әниләр көне” бәйрәмен халык бик яратты һәм ул аеруча тирән хисләр белән көтеп алына.

Әниләр көне – искиткеч матур һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Әниләр көн саен безне мәрхәмәтлек, наз, хәстәрлек белән чорный һәм бәла-казалардан саклый. Үсеп җиткәч тә без әниләребезнең яратуын тоябыз, әнинең һәрвакыт безне аңлавын, гафу итәчәген һәм бернигә карамастан яратачагын беләбез. Шуңа күрә бу көн – кадерле әниләребезгә тагын бер тапкыр рәхмәт әйтү өчен менә дигән сәбәп.
Без, 8в классы укучылары, класс җитәкчебез Мостафина Рима Булат кызы белән кадерле әниләребез һәм картәниләребез өчен концерт әзерләргә карар иттек.
Әниләрне бергә җыеп, аларның күзләренә карап, рәхмәт сүзләре әйтеп чыгыш ясый алмасак та, без аларны онлайн-котлаулар белән сөендердек. Мәктәпләрне теләсә кайсы вакытта дистанцион укытуга күчерергә мөмкин булуны исәпкә алып, вакытны әрәм итмичә, октябрь башында ук репетицияләр ясый башладык. Шуңа күрә, технология дәресләрендә вакыт булганда яраткан кешеләребезгә үз кулларыбыз белән бүләкләр әзерләдек. Кызлар открыткалар, ә малайлар – барлык әниләргә аш-су әзерләү өчен такталар ясады (рәсемдә). Ә инде “Әниләр йөрәге” дип аталган бәйрәм концертын без видеога яздырдык.
Безнең котлау концертын карап һәм бүләкләребезне кабул итеп, әниләребез һәм картәниләребез бик шатланды, дулкынланды.
Ә без, балалар, бу чараны әзерләгәндә, бер-беребезгә якынайдык, татурак, бердәмрәк булдык, чөнки барыбыз да бер изге эш – сөекле, газиз әниләребезне сөендерү өчен тырыштык. Һәм без моңа ирештек.
Динислам ХӘЙБУЛЛИН, 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең 8в классы укучысы.
Фото автор тарафыннан бирелде.
Читайте нас: