Барлык яңалыклар
Чаралар
28 апрель 2020, 14:40

Кушыл һәм агач утырт!

Леонардо да Винчиның “Ышаныч беткән урында бушлык барлыкка килә” дигән сүзләрен кире кагып, район үзәгенең “Ышаныч” дип исемләнгән яңа паркындагы буш урында агачлар шаулап үсәр.

Берничә дистә елдан стәрлебашлыларны биредә ылыслы агачлык сөендерәчәк. Шимбә көнне, 25 апрельдә, безнең районда яшелләндерү буенча чираттагы “Яшел Башкортстан” республика акциясе үтте. Ике гектар мәйданлы территориядә үзизоляция режимы шартларында эшчәнлеген туктатмаган төрле оешмалар хезмәткәрләре карагай үсентеләре утыртты. Шулай ук бу көнне Җиңү һәм Төзүчеләр паркларында 75 чыршы утыртылды.
Безнең һәркайсыбыз әлеге акциягә кушыла һәм үзләренең шәхси участокларына агачлар утырта ала. Чөнки тормыш дәвам итә.
Рәйлә ТАЙГУНОВА.
А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: