Барлык яңалыклар
Чаралар
25 март 2020, 12:25

Мәҗит Гафуриның тууына - 140 ел

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елда халык шагыйре Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү турында указ чыгарды.

Указга ярашлы, чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитеты төзелгән.

Совет башкорт һәм татар әдәбияты классигының исеме республикада Гафури районы, Уфада шул исемдәге урамнар һәм парклар булу белән мәңгеләштерелгән, Башкорт академия театры М.Гафури исемен йөртә, театр алдында әдәбиятчы һәм драматургка һәйкәл куелган.


Фото: «Башинформ.
Читайте нас: