Барлык яңалыклар
Чаралар
22 февраль 2020, 13:59

И туган тел, и матур тел

Халыкара туган телләр көне уңаеннан кичә төрле телләрдә диктант яздылар.Әлеге чара Стәрлебаш районында да үткәрелде.

Эш сәфәре белән районга килгән РБ мәгариф министры Айбулат Хажин, район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов һәм башка тармаҡ хезмәткәрләре дә бу акциягә ихлас кушылды һәм район үзәге мәктәпләренең берсендә диктант язды.
Бу чара районның башка мәктәпләрендә дә оештырылды. Диктант башкорт, рус һәм татар телләрендә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең политбүлеге җитәкчесе урынбасары С. Кадыйровның “Урал бөркете” әсәре буенча язылды.
Читайте нас: