Барлык яңалыклар
Чаралар
21 гыйнвар 2020, 13:55

Тәгәрәтеп ак кардан, ясадык без Кар бабай...

Җыелып җепшек карданКыш бабай ясап куйдык!Матурлап анын күзләрен,Авызын хәтта уйдык.Яңа елның йолдызы -Кар кызы ул, Кар кызы!Энҗе, мәрҗән, асылташ,Кар кызы ул, Кар кызы!

Шушы көннәрдә безнең Тәтер-Арслан авылында яшәүче балалар өлкәннәр ярдәмендә кардан Кыш бабай белән Карсылу ясап куйды. Аларны бик матурлап буядык, шуннан яннарында фотоларга төштек. Саф һавада балалар белән бергә шатланып күңел ачу - үзе бер куаныч!
Эльвира Латыйпова.
Тәтер-Арслан авылы.
Автор фотосы.
Читайте нас: