Барлык яңалыклар
Чаралар
14 гыйнвар 2020, 12:05

“Йолдыз бул” конкурсының юбилее

“Йолдыз бул-2020” эстрада җырларын башкаручыларның район конкурсына – 20 ел! Шушы вакыт эчендә конкурста күп кенә эстрада йолдызлары чыгыш ясады. Алар арасында беренче конкурс җиңүчесе - татар эстрадасының танылган җырчысы Ришат Шәйхетдинов, аннары Радик Газизов, Шамил Минияров, Юлай Шәрипов, Айнур Ганиев, Алия Назарова, Зарина Даутова, Эльвира Ганиева, Рада Тимербаева, Дина Кәримова, Эльнара Гыйззәтуллина, Линар Гафиятуллин, Ревиль Әһлиуллин, Кадрия Зөбәерова, Анна Тимофеева конкурс җиңүчеләре булды.

Конкурсның популярлыгы елдан-ел арта. Бу юлы да, гадәттәгечә, гыйнвар башында, конкурс тоташ районнан шактый гына катнашучыларны җыйды. Алар башкаруында башкорт, татар һәм рус җырлары яңгырады. Һәм менә җиңүчеләр: I, II, III дәрәҗә конкурс лауреатлары, тиңдәшле рәвештә Азалия Шафикова, Радмир Кирәев, Дамир Габсаттаровлар. Дипломант исемнәрен Константин Петров, Гөлнәзирә Гомәрова, Вилена Мөрәсева, Розалина Сәлахетдинова, Гөлнара Сәлимова, Артур Габидуллин, Алсу Хужина алды. 2020 ел конкурсында гран-при Айдарәле авылыннан Нуршат Әсфәндияровка (рәсемдә) бирелде.
Бу көнне гала-концертта элекке конкурсларда җиңүчеләр Юлай Шәрипов, Зарина Юнысова, Дина Кәримова, Кадрия Зөбәерова, Анна Тимофеева, бәйрәм кунаклары Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар, Минегали Хөснетдинов катнашты.
Оештыручылар бәйрәм кичәсен үткәрүдә ярдәм күрсәткән спонсорлар: "Чәчәкләр дөньясы" салонына (ИП Гузәл Арсланова) һәм "Stb-online" социаль берләшмәсенә рәхмәт белдерә.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Р.ӘҺЛИУЛЛИН фотосы.
Читайте нас: