Барлык яңалыклар
Чаралар
6 гыйнвар 2020, 11:10

Бильярд уеннары үтте

Яңа ел алды көннәрендә бильярд уены һәвәскәрләре пенсионерлар арасында командалар турнирын оештырып, үзләренә бүләк ясады. Ә башта мондый башлангыч Стәрлебаштан Әхмәт Әхмәдиевта туды. Әлеге фикерне район спорт комитеты да хуплады.

Мондый мавыктыргыч уен, билгеле булуынча, кулларның көчле булуын һәм яхшы күрүне таләп итә. Турнир уенда катнашкан ветераннарның әле шундый булып калуын күрсәтте.
Стәрлебаштан бильярдчылар башта Карагыш авылында булды. Аннары карагышлылар командасы үзе район үзәгенә – спорт-сәламәтләндерү комплексына килде. Уен ике өстәлдә барды. Йомгаклары мондый булды: турнирда Стәрлебаш-1 командасы җиңде. Анда Әхмәт Әхмәдиев, Рәис Хәйбуллин, Рәвис Вахитов, Газинур Каюпов уйнады. Икенче урында – карагышлылар (Тимергали Хәсәнов, Марсель Туктаров, Айрат Хөснетдинов, Таһир Йосыпов). Өченче Стәрлебаш-2 командасы составын да әйтеп үтик: Халит Бикбаев, Мөхтәр Синәгулов, Гамил Мәҗитов, Марс Хафизов.
Район спорт комитеты рәисе Рөстәм Яруллин барлык командаларга истәлекле Кубоклар тапшырды. Гомумән, бу идея барысының да күңеленә хуш килде. Шуңа да тиздән шәхси беренчелеккә бильярд турниры оештырырга карар ителде.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.
Фото район спорт комитетыннан алынды.
Читайте нас: