Барлык яңалыклар
Чаралар
4 гыйнвар 2020, 15:40

"Күңелле стартлар" - Яшерганда

"Бүген, 4 гыйнварда, Яшерган мәктәбенең спорт залында "Күңелле стартлар" үткәрелде", - дип яза Света Шәйхулова.

Гаиләләр арасында оештырылган бу чарада берничә гаилә катнашты. Үткәрелгән конкурсларда беркемнең дә сынатасы килмәде. Конкурслар кызыклы, спортчан һәм мавыктыргыч иде. "Бик күңелле булды", - дип үз фикерләрен белдергән беренче урынны алган Сәягъфәровлар гаиләсе ВК социаль челтәрендә.
Икенче урында - Мөхтәруллиннар гаиләсе, өченче урынга Азаматовлар гаиләсе чыкты.
Афәриннәр!
Читайте нас: