Барлык яңалыклар
Чаралар
12 март 2019, 13:34

Кышны озаттылар, коймак белән сыйландылар

Кышны тизрәк озатырга һәм язны китерергә теләп үткән атнада стәрлебашлылар көтеп алган Масленица бәйрәмен каршылады. Халык уены район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда булды.

Бу бәйрәмнең мәгънәсе әлеге чорда кышны озату һәм язны каршылауда. Мәсәлән, Русиядә һәрвакыт Масленицада пешерелгән коймаклар җылылык һәм кояш символы булып тора.

Шамакайлар, сарафаннар кигән кызлар, Язга урынын бирергә теләмәгән Кыш, самавырлар, төрле эчлекләр белән коймаклар – болар барысы да бәйрәмдә булды һәм, әлбәттә инде, күңелле җырлар, биюләр, такмаклар белән озатылды! Шулай ук балалар төрле спорт ярышларында катнашты, татлы призлар алды. Күңел ачып, биеп туйганнан соң катнашучылар коймак белән чәй эчә башлады. Табыннарда ниләр генә юк иде!

Әлеге бәйрәм чарасында катнашучы конкурсантлар тантанага ныклы әзерләнгән. Алар дәртле җырлар һәм такмаклар, кайнар чәй һәм коймаклар белән кунакларны үзләренең өстәленә җәлеп итте. Болар үзәк район дәваханәсе, ветстанция хезмәткәрләре, 1 санлы урта мәктәп, реабилитация үзәге, Балалар иҗат йорты, коррекция мәктәп-интернаты педагоглары.

Конкурста катнашучыларның әзерлеген жюри бәяләде. Хезмәт коллективлары вәкилләренә кунакчыллык күрсәтү, үзенең табынын тәкъдим итү, шулай ук карачкыны тасвирлап күрсәтү зарур иде. Барысы да куелган бурычны яхшы үтәде. Иң яхшыны билгеләгәнче җыелучылар концерт номерлары карады, кайберәүләр хәтта өшемәс өчен биергә төште. Яз әле үз хокукларына кермәгән һәм тышта кояшлы булса да, салкын гына иде.

Йомгаклар ясаганнан соң барысы да Рәхмәт хатлары, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Масленицаны ничек үткәрәсең, елың шулай булачак, диләр. Әлеге чарада катнашканнарның барысы өчен дә бу ел күңелле, туклыклы һәм яхшы булачак дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Кыш үзенең хокукларын тизрәк язга тапшырсын һәм яз үзенең җылы нурларын кешеләргә бүләк итсен.

Гөлдәр ГАФИЕВА.

Р.МУСИНА фотолары.


Читайте нас: