Бу атнада Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалында хуҗалыкларның механизаторлары, бригадирлары, авыл биләмәләре башлыклары (рәсемдә) өчен укулар үткәрелде.
Курсларны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров ачты һәм үзенең чыгышында алдагы сезонга максатларны һәм бурычларны билгеләде. Район агросәнәгать комплексы бүлегенең баш инженеры Равил Тукбаев тыңлаучыларны авыл хуҗалыгы машиналары төзелешенең яңалыклары белән таныштырды, хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы темасына җентекле тукталды. Курсларда шулай ук район агросәнәгать комплексы бүлегенең баш агрономы Наил Ибраһимов, Россельхозцентрның баш агрономы Мөдәрис Мөхәммәтов, “Ишембай” агрохим хезмәтенең баш агрохимигы Даминдар Дәүләтшин да чыгыш ясадылар. Район дәваханәсе вәкиле, участок табиб-терапевты Ришат Гәрәев бәхетсезлек очракларында беренче медицина ярдәме күрсәтүнең төп кагыйдәләрен искә төшерде.
Ике көндә авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү технологиясенә һәм аларны корткычлардан саклау, тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын техник хезмәтләндерү, хезмәт хәвефсезлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Алынган белемнәре, булган тәҗрибәләре аграрийларга барлык авыл хуҗалыгы эшләрен лаеклы башкарып чыгарга ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.