Барлык яңалыклар
Чаралар
27 февраль 2019, 11:18

Очрашу урыны – фестиваль

Ватанны саклаучылар көненә багышланган ир-егетләр арасында традицион фестиваль җомга көнне “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексында булды. Ул предприятиеләр, учреждениеләр һәм авыл биләмәләренең хезмәт коллективлары арасында иң актив ир-егетләрне җыйды.

Буран булуга карамастан, үзләренең чын ирләр сыйфатларын – кыенлыкларны һәм хәтта табигать бәла-казаларын да җиңә алуларын раслап, фестивальдә катнашуга 50 кеше килде. Аларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Суфьянова һәм “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлеге башкарма секретаре Альбина Әхмәтшина җылы сәламләде. Альбина Гайфуллина һәм Венера Шәяхмәтова башкаруындагы музыкаль бүләк җыелучыларга тагы да бәйрәм кәефе өстәде.

Фестивальдә катнашучылар берьюлы берничә дисциплинада: винтовкадан атуда, аркылы борыста күтәрелүдә, урыннан озынлыкка сикерүдә, йөзүдә 35 яшькә кадәрге һәм 35 яшьтән өлкәнрәк яшь категорияләрендә сәләтләрен күрсәтте. Спорт комплексы буфетында “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлеге тарафыннан чәй табыны оештырылды.

Нәтиҗәдә предприятиеләр һәм учреждениеләр вәкилләре арасында иң көчлеләре: атуда – Илнур Дәүләтшин һәм Салават Насыйров (икесе дә райветстанциядән); йөзүдә – Алик Ибәтуллин (үзәк район дәваханәсе һәм Илнур Дәүләтшин (райветстанция); аркылы борыста күтәрелүдә – Рафикъ Әбүләев (1 санлы урта мәктәп) һәм Ильвир Хәбибуллин (район хакимияте); урыннан озынлыкка сикерүдә – Алик Мәхмүтов (1 санлы урта мәктәп) һәм Илнур Дәүләтшин (райветстанция). Авыл биләмәләре арасында: йөзүдә – Алик Бикташев (Аллагуат авыл биләмәсе) һәм Илнур Йосыпов (Яшерган авыл биләмәсе); аркылы борыста күтәрелүдә – Нәзир Мостафаев (Хәлекәй авыл биләмәсе) һәм Кәбир Вахитов (Күндерәк авыл биләмәсе); озынлыкка сикерүдә – Нияз Гыймазов (Яшерган авыл биләмәсе) һәм Марсель Яһудин (Хәлекәй авыл биләмәсе); атуда – Фәнүр Кәримов (Яңгырчы авыл биләмәсе) һәм Нәзир Мостафаев (Хәлекәй авыл биләмәсе) булды.

Команда зачетында призерлар арасында райветстанция, үзәк район дәваханәсе, 1 санлы урта мәктәп. Авыл биләмәләре арасында – Хәлекәй, Яшерган һәм Аллагуат авыл биләмәләре. Җиңүчеләр Почет грамоталары, медальләр һәм истәлекле призларга лаек булды. Шулай ук ветеран-катнашучылар Кадыйм Гайсаровка һәм Тахир Базарбаевка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ә кичен район Мәдәният йортының үзешчән артистлары әзерләгән бәйрәм концерты күрсәтелде.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: