Катнашучы командалар смотрны түземсезләнеп көтте. Аның башы гадәттәгечә булды: гомум тезелү, командирлар баш судьяга, тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләре укытучысы А.М.Рысаевка командаларның әзерлеге турында рапорт бирде. Укучылар алдында чараның кунагы, Кораллы Көчләр ветераны, отставкадагы майор Әдхәт Галиев чыгыш ясады:
- Сез Туган илне яклау өчен сәламәт булып үсәргә тиеш. Укуга зур игътибар бирегез. Белемнәрегез ныклы булганда теләсә кайсы авырлыкны җиңеп чыгарга мөмкин. Һәм тагын балачактан үзегезне, ата-аналарны һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнегез, - дип билгеләде Әдхәт Садрислам улы.
Һәм менә конкурс башланды. Укучыларның аңа ныклы әзерләнгәне күренеп тора иде. Һәр команданың үз девизы һәм киеме: катнашучылар арасында яшь армия һәм Хәрби- Диңгез флоты вәкилләрен күрергә мөмкин иде. Смотр өлкән командаларның, бу очракта 7а классының чыгышыннан башланды. Катнашучыларга сафта йөрү буенча, җыр белән марш йөрү белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтү күздә тотылды. Анда чынлап та барысының да бердәм булырга тиешлеген һәркем аңлады. Укучылар өчен педагоглар да дулкынланды. Барлык командалар этапларны лаеклы үтте. Кемдер бер конкурста иң яхшысы булса, кемдер икенчесендә өстен булды. Судья коллегиясе нәтиҗәләр буенча беренче урынны “Русия солдатлары” 7б классы командасына бирде. Икенче урында “Кыю солдатлар” 7а классы, өченче урында – “Морячка” 6б классы командасы. Командирлар арасында Дарина Ибәтуллина (7б) аерылып торды. Икенче урынны Камил Хәсәнов (7а) һәм Б.Рожкова (5а) бүлеште. Өченче урын яшь капитан Данил Йомадиловта (5б). Барлык командалар һәм җиңүче командирлар Грамоталар алды.
Һичшиксез, мондый чаралар барышында укучылар башлангыч хәрби әзерлек, спорт күнекмәләре ала, шулай ук конкурс алынган теоретик материалны яхшырак үзләштерергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирә.
Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.