Музыка бүлегендә укучы оста алып баручылар Артур Арсланов һәм Рената Хөсәенова кечкенә фестивальдә катнашучыларны микрофонга кадәр озатты һәм чыгышлары алдыннан аларны хуплап торды. Алар арасында иң кечкенәләре – сәхнәгә тәү тапкыр чыгучы 4 яшьлек балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.
Чара өч яшь категориясе һәм ике номинация буенча – махсус вокаль әзерлек һәм әзерлексез катнашучылар арасында үткәрелде. Тәүдә чарада 4-7 яшьлек иң яшь катнашучылар чыгыш ясады. Әлеге төркемдә Диана Әхмәтшина (2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе) һәм Амелия Рафикова (Стәрлебаш башлангыч мәктәбе) беренче дәрәҗә, Раил Зарипов (1 санлы балалар бакчасы) икенче, Анелия Мөхәммәтҗанова (4 санлы балалар бакчасы), Надир Садыйков (Первомайский балалар бакчасы) һәм Светлана Басыйрова (2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе) өченче дәрәҗә лауреатлар булды.
Урта һәм өлкән яшь категорияләрендә Тимур Тайгунов, Розалина Насретдинова, Аделина Вахитова беренче урын, Нияз Акчурин (Стәрлебаш башлангыч мәктәбе), Рания Галиева, Анита Арсланова, Алина Балтабаева, Айгизә Мәннәнова икенче урын, Аделя Зәйнетдинова (Стәрлебаш башлангыч мәктәбе), Венера Шәрипова, Эльвина Мөрәсева, Оксана Афанасьева өченче урын алдылар. Гран-при яулаган Данис Галиев Кубок һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.
Барлык конкурсантлар да нигезле һәм җитди әзерләнгән. Аларның чыгышлары чагу булды. Бер-берсен дәртләндереп тордылар. Яшь талантларны хупларга әти-әниләре, картәти-картәниләре, дуслары да килгән иде. Алар һәр «йолдызчыкны» җылы каршы алды.
Жюри киңәшмәсе вакытында һәм катнашучылар чыгыш ясаган арада чараны балалар сәнгать мәктәбенең “Росинки” бию коллективы, “Ура, кыш!” биюе башкарган кече һәм урта төркем укучылары, өлкән төркем балаларының “Адашкан җаннар” һәм заманча “Офис” биюләре чараны тагы да бизәде.
Барлык конкурсантлар да Дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнде. Чара бәйрәмчә, иҗади биеклектә һәм әйбәт кәефтә үтте.