Барлык яңалыклар
Чаралар
21 декабрь 2018, 12:00

Сәлам, стилягалар!

Узган ел яшьләр “Stb-театр”ы (җитәкчесе Альмира Ибраһимова) өчен бик эчтәлекле һәм нәтиҗәле булды. Беренчедән, ул “Халык” исеменә лаек булды, икенчедән, аның актерлары халыкара, бөтенрусия, республика театр конкурслары лауреатлары һәм җиңүчеләре булды. Күптән түгел театрның репертуары чагу, тамашалы постановка – “Стилягалар” мюзиклы белән тулыланды.

Аның өстендә ике ай дәвамында эшләгәннәр. Артистлар район үзәгенең 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең актлар залында актив репетиция ясаган. Һәм менә күптән түгел әлеге спектакль тамашачылар хөкеменә куелды. Ни өчен стилягалар?

- Үткән сезонда тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителгән “Әти-әнине сайлап алмыйлар” драмасыннан соң бәйрәм мохите тудырасы һәм күңел ачасы килде, - ди Альмира Әмир кызы. – Нәкъ шуның өчен дә Владимир Коротков фильмы мотивы буенча “Стилягалар”да тукталдык.

“Стилягалар” – узган гасырның илленче елларында яшәгән, башка кешеләр кебек булмау хокукы өчен көрәшергә туры килгән, үз фикере булган, башка музыка тыңларга, твист һәм рок-н-ролл биергә, ничек телиләр, шулай киенергә яраткан яшьләр тарихы.

Спектакльдә 1 санлы урта мәктәбенең өлкән класс укучылары һәм училище курсантлары уйнады. Төп рольләрне Айгизә Казакбаева, Данис Фәйзуллин, Альмир Фәйзуллин, Алина Вәлитова, Артур Дәүләтшин, Адель Рысаев, шулай ук Зенфира Әюпова, Айгөл Мәннәнова, Алик Ибәтуллин башкарды.

Спектакльнең премьерасы 7 декабрьдә булды. Анда килә алмаучылар спектакльне бер атнадан соң тагын карый алды – ул кабат күрсәтелде.

- Мин үземнең артистларга талантлары һәм үзләрен багышлаган өчен, аларның әти-әниләренә шундый сәләтле балалар үстергәннәре, үземнең фикердәшләремә ярдәмнәре һәм хуплаулары өчен рәхмәт белдерәм, - диде әңгәмә ахырында театр режиссеры Альмира Әмир кызы.

Әлеге иҗади коллектив театр сөючеләрне киләчәктә дә күңелле сюрпризлары белән шатландырырга ниятли – алда бик күп кызыклы идеяләр тора, артистлар аларны мотлак тормышка ашырачак.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Читайте нас: