Барлык яңалыклар
Чаралар
21 декабрь 2018, 12:04

Район судына - бүләк алырга

Дүшәмбе көнне район судының утырышлар залында гадәти булмаган хәл күзәтелде. Бу көнне районара суды рәисе Иван Семенов суд системасы темасына мәктәп укучылары арасында иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Бу иҗади ярыш үткән айда игълан ителгән иде. Анда барлыгы 14 укучы катнашкан. Укучыларга сайлап алу өчен берничә тема тәкъдим ителде: “Юристның бурычлары бармы?”, “Судья һөнәре”, “Минем гаиләнең тарихы суд системасы белән бәйләнгән”, “Суд цивилизацияле җәмгыятьтә низагларны хәл итү коралы буларак”.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өлкән яшь төркемендә беренче урын Азалия Халитовага, икенче урын Алия Галиевага бирелде, Диларә Сәфәргалиевада -өченче урын. Кече яшь төркемендә Айдар Мәннәновның иншасы иң яхшысы дип табылды, икенче урын Азалия Тукбаевада, өченче урын – Айсылу Садыйковада. Алар барысы да Грамоталар һәм бүләкләр алды. Ә катнашып, җиңүчеләр исәбенә керә алмаган укучылар Грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Ф.ЙОСЫПОВА фотосы.

Читайте нас: