Барлык яңалыклар
Чаралар
18 декабрь 2018, 12:17

Яңа ел чыршысы тирәли әйлән-бәйлән

Җомга көнне кичен район үзәге мәйданындагы ике атна эчендә кечкенә әкият иленә әверелгән боз шәһәрчеге рәсми ачылды.

Билгеләнгән вакытка мәйданга халык җыелды. Өлкәннәр купшы чыршы янында йөргән, боздан ясалган сыннарны караган арада, балалар таучыклардан шуып рәхәтләнде. Музыка уйнады, җирне ак юрганга төреп, кар бөртекләре бөтерелде...

Кунакларны күңелле шамакайлар һәм башка күңелле персонажлар каршы алды. Балаларның шатлыгын уртаклашырга Кыш бабай белән Карсылу да килде.

Бәйрәмдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров мөрәҗәгать итте. Ул стәрлебашлыларга Яңа елда иминлек, уңышлар һәм сөенечләр генә килүен теләде.

Яңа ел чыршысындагы утларны бергәләп “Бер, ике, өч – чыршыкай, кабын!” сүзләре белән кабыздылар. Бәйрәмдә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап әйләнделәр. Балалар шулай ук “Болгар” яшьләр клубы белгечләре, Балалар иҗат йорты һәм волонтерлар оештырган уеннарда катнашты.

Хәзер район үзәгенең боз шәһәрчеге стәрлебашлыларның һәм кунакларның яраткан урыннарының берсе. Аны төзүчеләр өлкәннәрнең һәм балаларның боздан ясалган сыннарга сакчыл каравына, бу күркәм иҗат җимешләрен ватмавына чын күңелдән ышана.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: