Барлык яңалыклар
Чаралар
18 декабрь 2018, 13:00

Мин – Русия гражданы!

14 яше тулган һәр кешегә шәхесен раслаучы мөһим документ – алтын белән Русия Федерациясе гербы төшерелгән паспорт бирелә. Ул хуҗасының хокукларын раслый, аңа Туган иле иминлеге өчен гадел һәм намуслы эшләргә, аның куәтен арттыру турында хәстәрлек күрергә кирәклеген искәртә.

12 декабрь – РФ Конституциясе көнендә Стәрлебаш районы буенча миграция мәсьәләләре бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Бу яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга, яшь гражданнар өчен өлкәнәя башлау һәм үзаллылыкны дәлилләүче факт.

Миграция мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы, полиция майоры Филүс Мифтахов дүрт үсмергә паспорт тапшырды. Ул аларны әлеге вакыйга белән котлады. Бу көнне районның яшь гражданнары Галина Соболева, Айнур Бәдретдинов, Гөлзана Назыйрова һәм Дамир Әхмәтшин паспортлар алды. “Болгар” клубы вәкилләре дә аларны котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Балаларны паспорт алулары белән тагын бер кат котлыйсы һәм Русия Федерациясе гражданы исемен һәркайда һәм һәрвакыт горур йөртүләрен, гражданлык бурычларын гадел үтәүләрен, әйбәт укуларын һәм эшләүләрен, үз халкының, үз иленең иминлеге өчен көчен һәм сәләтен кызганмавын телисе килә.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: