Барлык яңалыклар
Чаралар
18 декабрь 2018, 12:27

Мәсьәләләрнең күбесе урында хәл ителде

Шушы көннәрдә Бузат, Хәлекәй һәм Кабакуш авыл биләмәләрендә район Советы депутатлары Ф.Р.Галиев, Р.Р.Заһидуллин һәм И.И.Муратов гражданнарны кабул итте.

Филүс Галиевка Бузат мәктәбе директоры Рафаэль Минияров (рәсемдә) урындагы мәктәп территориясен ихаталау өчен матди ярдәм сорап һәм Бузат балалар бакчасы мөдире Нәзирә Гыйльманова мәктәпкәчә учреждениегә керү ишегенә козырек куюда булышлык күрсәтүен үтенеп мөрәҗәгать иттеләр. Бу мәсьәләләр депутат тарафыннан урында хәл ителде. Шәхсән Филүс Рәшит улы шушы көннәрдә мәгариф учреждениеләренә төзелеш материаллары китертергә вәгъдә итте.

Шулай ук аңа Үч-Әсән авыл клубы мөдире Миләүшә Сабитова авыл клубының тамаша залы идәннәрен һәм сәхнәсен ремонтлау өчен акча бүлүдә ярдәм итүен үтенеп мөрәҗәгать итте. Ф.Р.Галиев булышлыгы белән Бузат авыл биләмәсендә яшәүче биш кеше район гәзите алачак. Аларга депутатның шәхси средстволарыннан гәзиткә язылу оештырылган.

Хәлекәй авыл биләмәсе халкыннан Ринат Заһидуллинга Хәлекәй авылының Тугай һәм Күндерәк урамнарында электр баганаларын алыштыру һәм яктыртуга кагылышлы сораулар булды. Депутат әлеге урамнар буенча яктылык нормативларын өйрәнергә һәм тикшерергә вәгъдә итте. Авыл клубының сәнгать җитәкчесе Ирина Могаттарова авыл клубында җылыту мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүләрен сорады.

Депутат Илдар Муратовка И.М.Сөярембитов Кабакуш мәктәбе территориясен ихаталау өчен акча бүлүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, шулай ук мәктәп, авыл клубы һәм балалар бакчасы котельныена кагылышлы сорауларны Р.И.Ягъфәров күтәрде. Суфия Ибраһимова үзенә «Хезмәт ветераны» исемен алуга кагылышлы проблема белән килгән иде. Депутатлар мөмкин булганча мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да ярдәм итәргә тырышачагын әйтте.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: