Барлык яңалыклар
Чаралар
12 декабрь 2018, 12:53

Изгелек юлыннан барабыз

Күптән түгел сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация филиалында “Изгелек юлыннан барабыз” темасына әкият персонажлары белән уен төрендә театрлаштырылган тамаша үткәрелде.

Әлеге чараны реабилитация үзәге тәрбиячеләре Рита Ишбулдина, Роза Сәгъдәтгәрәева һәм Зөлфия Фаткуллина әзерләп үткәрде. Бу көнне монда Бишбүләк, Миякә, Ишембай, Федоровка районнарыннан һәм Стәрлетамак шәһәреннән уннан артык бала һәм үсмер сәламәтлеген ныгытты.

Хәйләкәр песи һәм Күңелле Клоун катнашлыгындагы мавыктыргыч программа бик эчтәлекле булды, балалар күңелле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнашты. Шулай ук алар төрле уеннарга, викториналарга җәлеп ителде.

Чагу бизәлеш, купшы костюмнар, музыка, тәрбиячеләрдән призлар һәм бүләкләр, истәлеккә фотога төшү – бәйрәм мохитен тудырды, балаларда онытылмаслык, шатлыклы тәэссоратлар калдырды.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: