Барлык яңалыклар
Чаралар
30 ноябрь 2018, 14:25

Барлык сынауларны җиңгән

3 декабрьдә дөньяда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына багышланган чаралар үткәрелә. Әлеге датаның төп максаты мондый кешеләргә кызгану уяту түгел, ә киресенчә, аларның җәмгыятебезнең тигез хокуклы әгъзалары булуын искә төшерү. Һәм аларга социаль яклау һәм ярдәм таләп ителүен хәтердән чыгармау зарур.

Сарайса авылыннан Гайнулла Батыршин (рәсемдә) утыз елга якын терлекчелектә эшләгән. Хәзер ул өйдә – өченче төркем инвалид. Өлешенә төшкән тормыш авырлыклары күп булуга карамастан, ул бирешмәгән, сыгылып төшмәгән, кайберәүләр кебек эчүгә сабышмаган, өч баласын ялгызы эшсөяр һәм акыллы итеп тәрбияләгән, Соңыннан М.Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаган олы кызы Айгөлгә опекунлык рәсмиләштергән. Бүгенге көндә Айгөл банк өлкәсендә эшли. Тормыш иптәше белән Стәрлетамакта яшиләр. Улы Раил күптән түгел генә армиядән кайткан. Хабаровск краенда стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аның хезмәт чорында Гайнулла абый җаваплы, намуслы егет, Ватанның тугры сакчысын тәрбияләгән өчен улының гаскәри часть командованиесеннән берничә Рәхмәт хаты алган. Әйткәндәй, армиягә чакырылганга кадәр Раил Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалын тәмамлаган.

- Улым бик яхшы характеристика белән кайтты, медаль таксаң да була, - дип елмая өч бала әтисе, ә күзләрендә – горурлык.

Төпчек кызы Дилбәр – башкорт дәүләт аграр университетының ветеринария факультетының икенче курс студенты, әйбәт укый.

- Хәзер маллар азрак, элек күп тота идек. Бакча, каралты-кура бар. Өстәлдә һәрвакыт бар нәрсә үзебезнеке, - ди Гайнулла Хәйрулла улы.

Уртача буйлы, ныклы характерлы бу кешенең күңел байлыгына сокланырга гына мөмкин. Гайнулла Хәйрулла улы – сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикләнгән кеше буларак, авыр тормыш хәлендә калса да, лаеклы яшәүнең, көчле ихтыярлы булуның, сынауларга бирешмәүнең лаеклы үрнәге. Сәламәт кешеләр белән беррәттән эшләгән, балаларын тәрбияләгән. Кыскасы, тулы канлы, җанлы тормыш белән яши. Сәламәтлекләре ташып торып, бар нәрсәләре булып та һәрвакыт тормыштан зарланырга яратучыларга көчле рухлы, чын ир-егет Гайнулла Батыршинны үрнәк итеп куясы килә.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: