Барлык яңалыклар
Чаралар
23 ноябрь 2018, 14:58

Әйдәгез, бер-беребезгә изгелек эшлик һәм ярдәм итик

Кызганычка каршы, бу дөнья тигез түгел. Һәркайда да татулык һәм тынычлык хакимлек итми, барлык балалар да сәламәт булып тумый. Ләкин еш кына кешеләрнең мәрхәмәтлеге, шәфкатьлеге, сизгерлеге, бер-берсенә игътибарлылыгы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Монда танышлар һәм якыннар турында гына сүз бармый. Кайвакыт бөтенләй таныш булмаган чит кешеләр ярдәм кулы суза. Күптән түгел Никольское авылыннан Ренат Сөендековка шундый ярдәм таләп ителде.

Ренат – бик батыр малай. Аңа нибары 9 яшь, ләкин шушы гомер эчендә ул кайбер өлкән яшьтәге кешегә дә кичерергә туры килмәгәнне кичергән. Аның диагнозы катлаулы һәм малай инде берничә операция үткәргән. Тиздән Курган шәһәрендә тагын бер операция көтелә. Анда бару өчен акча кирәк. Һәм менә аның язмышына битараф булмаган кешеләр, район үзәгенең Балалар сәнгать мәктәбе коллективы средстволар җыю өчен хәйрия концерты оештырырга карар итте. Алар зур эш башкарган, тәрбияләнүчеләренә Ренат турында сөйләгән һәм алар да бу изге эшкә үз өлешләрен кертергә карар иткән. Музыкаль һәм бию бүлекләрендә укучылар концерт номерлары әзерләгән. Сәнгать бүлегендәге балалар – үз куллары белән брелоклар, чәч кыстыргычлары, брошкалар, кухня өчен такталар, шкатулкалар ясаган. Аларны сатып, балалар Ренатка средстволар җыю өчен үз өлешен кертте. Балалар сәнгать мәктәбе коллективы башлангычына район халкы да кушылды. Концертка билетлар сатып алып, изге эшкә алар да үз өлешен кертте. Сәхнәне бизәүдә урындагы эшкуар Ләйсән Заһидуллина спонсорлык ярдәме күрсәтте. Ул шарлардан искиткеч могҗиза тудырган иде. Мондый матурлык арасында балалар рәхәтләнеп чыгыш ясады. Район авылара китапханәсе хезмәткәрләре төсле афишалар эшләүдә ярдәм итте. Акча җыюда шулай ук 1 һәм 2 санлы балалар бакчалары, 1 һәм 2 санлы урта мәктәпләр, “Землемер” муниципаль унитар предприятиесе, коррекция мәктәбе, үзәкләштерелгән бухгалтерия, район финанс идарәсе коллективлары катнашты.

Тамаша залында утыручылар Ренат, аның әнисе Светлана Габделкәрим кызы һәм аның видеоролик буенча укытучысы белән танышты. Өлкәннәр Ренатның тормыш сөючән, зирәк, акыллы, әйбәт малай булуы, аның чире турында сөйләде. Ренат укырга, рәсем ясарга, туп белән уйнарга ярата, тирә-яктагы бар нәрсә белән кызыксына, әмма, кызганычка каршы, соңгы вакытта бик тиз арый һәм элек мәктәпкә йөргән булса да, хәзер укытучысы белән өйдә шөгыльләнергә мәҗбүр.

Хәйрия концертында Балалар сәнгать мәктәбенең барлык бүлекләреннән 150 укучы һәм укытучылар катнашты. Алар җырлады, биеде, төрле музыка коралларында уйнады. Аларның һәр чыгышын тамашачылар җылы кабул итте. Балалар чын күңелдән, ихлас, Ренатка савыгырга һәм тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә ярдәм итүләрен аңлап чыгыш ясады. Бу бик яхшы, чөнки кече яшьтән балаларда изгелек, кеше хәленә керә белү, ярдәм итү кебек иң яхшы кешелек сыйфатлары тәрбияләнә.

Чара ахырында Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлдәр Казакбаева билетлар һәм иҗади эшләрне сатудан җыелган средстволарны – 46758 сум акчаны Светлана Сөендековага тапшырды. Ә ул, үз чиратында, гаиләсе – үзе, әлеге вакытта Төньякта эшләгән тормыш иптәше Рөстәм Ринат улы, кызы Камилла исеменнән оештыручыларга һәм концертта катнашучыларга, аларның гаиләсенә, ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт белдерде.

Хәйрия концертына беркем дә битараф калмады. Ул тирә-ягыбызда безнең хуплау, ярдәм кирәк булган гаиләләрнең булуын тагын бер кат искәртте. Кешенең бер рәхмәте мең бәладән коткара, диләр бит.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: