Барлык яңалыклар
Чаралар
23 ноябрь 2018, 14:33

Бергә атлаганда тормыш матур да, кызыклы да

“Сәнгать төне”ндә М.Г.Мәхмүтов исемендәге туган якны өйрәнү музеенда Гаилә елына багышланган күркәм чара үтте. Хөрмәтле, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып торучы зур стажлы, шулай ук яшь гаиләләр чараның кунаклары булды.

“Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталды бәйрәм. Кеше гаиләсендә бәхетле булганда гына, чынлап та үзен бәхетле саный ала. Аны аерым уңышлары, казанышларына карамастан, бәяләгән, булганы өчен яраткан һәм хөрмәт иткән якын кешеләре арасында. Чөнки әйләнә-тирәсендә – туганнары, ә яратыр кешең булмаса, йөрәктә бушлык һәм күңел тыныч түгел.

Бәйрәмне ачып, музей директоры Зөлхиҗә Әсәдуллина мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиевага сүз бирде.

Аннары җыелучыларны өч гаилә белән таныштырдылар. Беренчесе – районда яхшы таныш булган Тамара һәм Зинфар Туктаровлар. Бәйрәмгә алар балалары һәм оныклары белән килгән. Кайчандыр Тамара Сергеевна район почта элемтәсе бүлеге коллективына җитәкчелек иткән, ә Зинфар Барый улы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булган. Туктаровлар күп балалы гаилә. Үзләренең өч баласын һәм туганнарының балаларын тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә алар оныклары өчен яраткан картәти һәм картәни. Алар үзләренең гаилә кыйммәтләре турында сөйләде, аннары икәүләп җыр җырлады. Бу бик дулкынландыргыч килеп чыкты, күп еллар бер-берсен сөеп һәм хөрмәт итеп яшәүчеләр генә шулай булдыра аладыр, мөгаен.

Ләйсән һәм Наил Зариповларның гаиләсе, чыгышларына караганда, бик тату һәм күркәм. Гаилә башлыгы район газ хезмәтендә эшли, ә аның тормыш иптәше – миграция хезмәтендә. Икесе дә иҗади шәхесләр, матур җырлыйлар, үзләре турында кызыклы итеп сөйлиләр. Зариповлар Гаилә елына багышланган район конкурсында катнашкан. Аларның ике баласы үсеп килә.

Өченче гаилә пары күп балалы Альбина һәм Радик Ильясовлар. Радик Рәфкать улы күп еллар эчке эшләр системасында эшли. Альбина Әхмәт кызы мәгариф өлкәсендә эшләгән, әлеге вакытта район музее хезмәткәре. Матур, тату, бар нәрсәдә бер-берсен хуплап торучы Ильясовлар гаиләсе гаилә мөнәсәбәтләрен дөрес төзү үрнәге. Балаларының һәм оныкларының чыгышын карар өчен бәйрәмгә Альбинаның әнисе Гөлниса Халитова да килгән иде.

Конкурс шартлары буенча җыелучылар алдында гаиләләр үз девизларын ишеттерде, балалары исемнәренең мәгънәсен аңлатты, әтиләр яңа туган сабыйны тиз һәм дөрес төрүдә, әниләр – бишек җырын башкаруда, гаилә тарихын сөйләүдә, кем гаиләсе турында күбрәк матур сүз әйтүдә ярышты.

Балаларга бигрәк тә әниләренең күзләрен бәйләп, аларга бүләк – йомшак уенчык сайлавы ошады. Аларны һәм чәй янына тәмлекәчләрне шәхси эшкуар Тамара Иванова бүлгән, ул бәйрәмгә килене һәм оныклары белән килгән. Район үзәгендә яшәүче Сәлимә Гыйльманова да күчтәнәчләр алып килгән иде.

Чара бик кызыклы үтте. Аны конкурста катнашучылар, шулай ук кичәнең авторы һәм алып баручысы Зөлхиҗә Әсәдуллина концерт номерлары белән бизәде.

- Бездә музей бик матур, анда кызыклы экспонатлар күп. Аның залы буйлап йөреп, без моңа үзебез инандык. Монда район һәм туган як тарихын белсеннәр өчен оныклар белән ешрак килергә кирәк. Һәм шушындый тамашалы бәйрәм өчен оештыручыларга рәхмәт, ул күңелебезгә хуш килде, - дип белдерде гомум фикерне Тамара Иванова.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: