Барлык яңалыклар
10
Чаралар
20 ноябрь 2018, 16:41

Дуслык җиңде

Стәрлебаш районының сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация филиалында шушы көннәрдә “Бердәм күңелле стартлар” спорт бәйрәме үтте.

“Ястреб” һәм “Сокол” командалары, капитаннары Владик һәм Арсен җитәкчелегендә, конкурска бик җаваплы якын килде. Бер-берсен сәламләгәннән соң иң яхшы күрсәткечләр өчен көрәш башланды. Күңелле стартлар үз эченә күп кенә эстафеталарны алды, аның төп бурычы команданың дуслыгын һәм бердәмлеген күрсәтү булды. Алар арасында катнашучыларның үзләре башкаруында музыкаль номерлар һәм фикерләүгә телдән конкурслар үткәрелде.Төрле яшьтәге балалар көчләрен, җитезлекләрен, фикер йөртә белүләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте.

Нәтиҗәдә барлык конкурслардан соң ике команданың да бертигез санда баллар җыюы һәм дуслыкның җиңүе ачыкланды. Музыка һәм дәррәү алкышлар астында командаларга татлы призлар тапшырылды.

Дустанә мохиттә үткән спорт ярышы дәртле һәм чәмле булды, конкурста катнашучыларда бик күп уңай тәэссоратлар калдырды. Ә балаларның очкынланып торган күзләрен күрү – иң яхшы бүләк! Һәр бала зур җиңүләргә ирешә ала!

“Бердәм күңелле стартлар” дәртле биюләр белән тәмамланды.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.


Читайте нас: