Барлык яңалыклар
Чаралар
16 ноябрь 2018, 14:01

Авыл эшчәне хезмәтенә баш иябез

Табыннарыбызда мул ризык булу белән без кояшның беренче нурлары белән бергә торып үзләренең эш урыннарына – басуларга яки фермаларга ашыгучыларга бурычлыбыз. Алар – безнең туендыручылар, крестьян традицияләрен, тәҗрибәсен һәм осталыгын саклаучылар. Алар өчен көз – үз хезмәтләренең нәтиҗәсенә бәя бирү, киләчәккә планнар кору чоры. Шуңа күрә авыл эшчәннәренең бәйрәме дә көзен билгеләнә.

Традицион слет геройларын – авыл эшчәннәрен бу көнне танырлык та түгел: ир-егетләр катгый костюмнарда, хатын-кызлар – купшы күлмәкләрдә, нәфис аяк киемнәрендә. Бәйрәмгә авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары һәм ветераннары, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм иң яхшы эшчәннәре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары һәм эшчәннәре, районның оешма, предприятие, учреждениеләр хезмәткәрләре җыелды. Бәйрәм сәбәпчеләре үзләренә шундый зур игътибар булудан бераз дулкынланды. Чөнки алар үз эшләрен күп сөйләмичә, тапшырылган эшкә шунда ук тотынучы, вакытны бушка уздырырга яратмаучы кешеләр. Нәкъ шундый хезмәт сөючән һәм намуслы кешеләр тырышлыгы белән безнең өстәлләребез икмәк кенә түгел, башка төрле бик күп ризыклардан сыгылып тора. Дөресен әйтергә кирәк, авыл эшчәннәренең хезмәте җиңелдән түгел, ләкин бу көнне беркем дә зарланырга теләмәде. Авыл эшчәннәре хезмәткәрләренең үз эшләрен бик яратуларын ишетү, ә бу бәйрәм аларга артабангы уңышлы хезмәткә дәртләндерүен ишетү күңелле булды.

Авыл эшчәннәре район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаровтан бик күп җылы сүзләр ишетте. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторларына, игенчеләренә, терлекчеләренә, җитәкчеләренә һәм белгечләренә намуслы һәм фидакарь хезмәтләре, тармакның эш нәтиҗәләренә шәхсән һәм гомум өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде. Үзенең чыгышында Фәнүр Зөфәр улы бүгенге бәйрәм көнен район аграрийлары әйбәт күрсәткечләр белән каршылавын билгеләде.

Һава торышы көйсезлекләре элеккечә безне ныклыкка сынады, планлы күрсәткечләргә үзенең үзгәрешләрен кертте. Шуңа карамастан, агымдагы елның тугыз аенда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 1 миллиард 671 миллион 383 мең сум тәшкил итә. Авыл эшчәннәре тарафыннан уңышлылыкны арттыру һәм ашлыкны тулаем суктыру буенча зур эш үткәрелде. Гектарыннан 16 центнер уртача уңыш белән 60 мең тоннадан артык ашлык үстерелде. Хуҗалыклар өчен терлекчелек тармагы да зур әһәмияткә ия, аның уңышлары районның агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешендә турыдан-туры чагыла. Ел башыннан район терлекчеләре тарафыннан 4538 тонна ит һәм 30 мең тоннага якын сөт җитештерелгән, бу үткән ел дәрәҗәсенә карата 108,7% тәшкил итә. Алар кышлатуга нигезле әзерләнгән: терлекчелек биналары ремонтланган, җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнгән. Хуҗалыкларда сыерлар күпләп бозаулый башлады. Кыш – ферма эшчәннәре өчен гаять җаваплы чор, әмма аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә без аны уңай күрсәткечләр белән үткәрербез дип ышанырга була.

Фәнүр Зөфәр улы районда булган, аның икътисады өчен мөһим булып торган халык хуҗалыгының башка тармаклары эшчәнлеге турында да җентекле сөйләде. Хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре һәм уңышлары өчен рәхмәт белдерде. Кече бизнес вәкилләренә, аерым алганда, фермерларга рәхмәт белдерде. Район буенча барлыгы 97дән артык фермерлык хуҗалыгы исәпләнә, алар 16 мең гектар җирдә үсемлекчелек продукциясе җитештерә, 1,4 мең башка якын мөгезле эре терлек асрый, шул исәптән, 300 баштан артыграк савым сыер. Торак-коммуналь, газ, энергетика һәм хокук саклау хезмәтләре эшенең әһәмиятен билгеләде, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, социаль өлкәләре хезмәткәрләрен дә игътибарсыз калдырмады. Торак төзү, социаль-мәдәни көнкүреш объектларын ремонтлау, төрле проектларны һәм программаларны тормышка ашыру планында районда булган уңай үзгәрешләр турында сөйләде.

Барлык тармак ветераннары да читтә калмады. Чөнки алар – яшь буын тәҗрибә алырдай кешеләр, аларның тәҗрибәсе әле дә кулланыла. Ветераннарның хезмәтләренә рәхмәт билгесе итеп Фәнүр Зөфәр улы район хакимиятенең АПК, эшкуарлык һәм куллану базары бүлегенең элекке баш белгече Нурия Габитовага, җаваплылыгы чикләнгән “ТУЛПАР” җәмгыяте агрономы Айрат Гыйниятуллинга, Карагыш авыл мәдәният йортының элекке сәнгать җитәкчесе Зөлфирә Хәсәновага истәлекле бүләкләр тапшырды.

- Район халкы өчен отчет елы эчтәлекле булды, - дип дәвам итте Ф.Туктаров. – БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларын сайлау үтте. Депутатлыкка кандидатлар тарафыннан халык белән күп очрашулар үткәрелде. Район халкы үзләре сайлаган депутатларның сайлаучылар турында хәстәрлек күрүенә, ярдәм күрсәтүенә һәм катнашуына инанды. Очрактан файдаланып, Фәнүр Зөфәр улы якташыбыз, бишенче чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Илдус Гомәровка районның социаль-иктисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Үз чиратында Илдус Ришат улы барлык катнашучыларны шушы күркәм хезмәт бәйрәме белән котлап, киләсе елда барлык максатларның үтәлүен теләде.

Аннары сүз слет кунакларына бирелде. Җыелучылар алдында БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, механикалаштыру, электрлаштыру һәм хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Филүс Хантимеров чыгыш ясады.

- Республиканың авыл хуҗалыгының интенсив үсешүендә һәм илдә алдынгыларның берсе булып торуында Стәрлебаш районының, аерым алганда бүген шушы залда утыручыларның һәркайсының хезмәте зур, - дип билгеләде Филүс Фәйрүз улы. Республиканың авыл хуҗалыгы казанышлары белән кыскача таныштырганнан соң ул Авыл хуҗалыгы министрлыгының наградаларын тапшырды. Районның җиде алдынгысы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамоталарына һәм истәлекле бүләкләренә лаек булды.

Бетон өстендә бодай үсми, фонарь баганасыннан алма җыеп булмый. Планетабызда фәнни-техник прогресс ничек кенә алга китмәсен, кеше авыл хуҗалыгыннан башка яши алмый. Авыл хуҗалыгы эшчәне – илнең барлык продуктив базасының тоткасы. Алтынчы чакырылыш БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Салават Харасовның да чыгышы хезмәт кешесенә хөрмәт тойгысы белән сугарылды. Һәм, әлбәттә инде, ул да бүләкләр тапшырды. Салават Фәттах улы аларны Стәрлебаш райветстанциясенең Бузат ветеринария участогы мөдире Ф.М.Абайдуллинга, җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы җәмгыятенең тракторчы-машинисты Ф.К.Арслановка, җаваплылыгы чикләнгән “Правда” агрофирмасы җәмгыятенең сыер саву операторы А.Х.Абсатаровага, җаваплылыгы чикләнгән “ТУЛПАР” җәмгыятенең сөтчелек фермасы мөдире Н.Г.Гыйлемҗановка, Матросов исемендәге хуҗалыкның машина йөртүчесе А.М.Сәйфетдиновка, Ленин исемендәге хуҗалыкның машина белән сыер саву операторы Р.В.Яһудинага тапшырды.

Иң күп сөт тапшырган хуҗалыкларга һәм сөт җыючыларга безнең район белән хезмәттәшлек итүче сөт комбинатлары вәкилләре Данил Исхаков һәм Александр Головин да бүләкләр тапшырды. “Благодать” кредит кулланучылар кооперативының Стәрлебаш участогы управляющие Фәрит Искәндәров крестьян-фермерлык хуҗалыклары башлыклары Марат Булатовка һәм Евгений Тюминга акчалата бүләкләр тапшырды. “Үзәк” МТС Миякә филиалы директоры Айрат Садыйков һәм үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илшат Яппаровның Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре үз геройларын тапты.

Аннары “Һөнәре буенча иң яхшысы-2018” алдынгылар, шулай ук район конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Бәйрәмне алып баручы фамилияләрен әйткән һәркем сәхнәдә район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров һәм район Советы рәисе Юнир Рысаев кулыннан Почет грамоталары алганда, ә иңнәренә югарыда әйтелгән язулы кызыл атлас тасмалар салганда горурлык хисе кичерде. Мондый хезмәткәрләр байтак иде.

Хуҗалыкларда намуслы эшләүчеләрне: машина йөртүчеләрне, механизаторларны, белгечләрне, хосусый хуҗалыклар ияләрен сәламләп, күп тапкырлар алкышлар яңгырады. Бәйрәмдә катнашучылар өчен район Мәдәният йортының үзешчән артистлары бик матур концерт әзерләгән иде.

Авыл эшчәнен кояшның артык кыздыруы да, вакытлы-вакытсыз яуган яңгырлар да борчый. Алар өчен уңышка бәяләр сәясәте дә катлаулы булып кала. Һава торышы да, бәяләр дә еш кына җитәкчеләрнең һәм игенчеләрнең планын боза. Шуңа да карамастан, алар үзләренә генә хас җаваплылык белән эшли дә эшли, ә җитәкчеләр катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын таба. Һәр туган көнне һәм һәр сәгатьне басу эшчәннәре кышка әзерлеккә багышлады һәм булачак уңышка нигез салды. Салкыннар белән бергә көтелгән ял да килде. Шуңа күрә тантаналы җыелыштан соң авыл хуҗалыгы эшчәннәре бәйрәм табыны артында җылы мохиттә аралашты. Чара тәмамланды, ләкин эш дәвам итә, авыл хуҗалыгы эшчәннәренең алда казанышлары күп.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.

Читайте нас: