Барлык яңалыклар
Чаралар
13 ноябрь 2018, 13:58

Хокук саклаучыларга хөрмәт күрсәтелде

10 ноябрьдә Русия полициясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләде. Бу закон сагында торучыларның, һәркөн авыр хезмәттә җинаятьчелеккә каршы көрәшүчеләрнең һәм хокук тәртибен тәэмин итүчеләрнең бәйрәме. Шушы бәйрәм көнендә аларның һәркайсы үзләре сайлаган һөнәрнең җәмгыять өчен мөһимлеген аңлап, горурлык тойгысы кичерәдер. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәрвакыт Русия гражданнарының сакчысы булды. Тыныч тормышта алар көн саен җинаятьчелеккә каршы көрәшә. Кызганычка каршы, җинаятьчелекне тамырдан йолкып алып булмый, ләкин гражданнарыбыз полиция хезмәткәрләренә үзләрен яклаучылар буларак таяна ала.

9 ноябрьдә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышлап район Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм чарасын Эчке эшләр министрлыгының Стәрлебаш районы буенча бүлеге начальнигы Илфат Кулсарин ачты. Ул соңгы ел өчен эшкә йомгаклар ясады һәм коллегаларын һөнәри бәйрәм белән кайнар котлады. Аларга ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар, бәхет, гаилә җылысы теләде.

Аннары җыелучыларга район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

- Бүген гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаучыларны, закон һәм тәртип сагында торучыларны котлыйсы килә. Сезгә, хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, беркайчан да хәрби рухыгызны һәм ныклыгыгызны югалтмауны, дуслыкны бәяли белүегезне, гаиләгезнең һәм Ватаныгызның горурлыгы булуыгызны телим, - диде ул.

Шулай ук җылы теләкләр һәм котлаулар белән Стәрлебаш районара суды рәисе Иван Семенов, Стәрлебаш районы прокуроры, юстиция советнигы Максим Валиков, район ветераннар советы рәисе, отставкадагы подполковник Кәлимулла Шәрәфетдинов, Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Камил Әскаров, элекке эчке эшләр бүлеге начальнигы, отставкадагы милиция майоры Хәмит Исмәгыйлев чыгыш ясадылар.

Бер төркем хезмәткәрләр район хакимиятенең һәм Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы бүлегенең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Эчке эшләр бүлегендә чирек гасырдан артык хезмәт салган милиция ветераны, отставкадагы майор Ирнис Ягъфәров “Эчке эшләр министрлыгы ветераны” медале белән бүләкләнде (рәсемдә), аның коллегасы Пирназар Сәепов – “Ветеран эше активисты” күкрәккә тагылучы билге белән, тагын берничә ветеран – Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Коррекция мәктәбе вәкилләре үзләренең эшендә актив катнашканы өчен Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәре Таңсылу Йосыповага рәхмәт белдерде.

Рәсми өлештән соң чара концерт программасы белән дәвам итте.

Гөлдәр ГАФИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: