Барлык яңалыклар
Чаралар
13 ноябрь 2018, 13:56

Авыл эшчәннәренә хөрмәт һәм дан!

Авыл хуҗалыгы елы йомгаклары һәм әлеге тармак алдынгыларын хөрмәтләү билгеләнгән традиция буенча районда барлык техника басулардан кайткач үткәрелә. Җомга көнне, 9 ноябрьдә район Мәдәният йортында авыл эшчәннәренең традицион слеты үтте. Бу көнне хуҗалыкларның, оешмаларның, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә һәм тармагында эшләүче иң яхшы хезмәткәрләре хөрмәтләнде.

Бәйрәм чарасында район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров, район Советы рәисе Юнир Рысаев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутатлары Салават Харасов һәм Илдус Гомәров, Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, механикалаштыру, электрлаштыру һәм хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Филүс Хантимеров, “Мәләвез сөт-консерва комбинаты” акционерлар җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Данил Исхаков, “Бәләбәй сөт комбинаты” ачык акционерлар җәмгыятенең хәзерләүләр бүлеге начальнигы Александр Головин, җаваплылыгы чикләнгән “Регион Строй Плюс” җәмгыяте директоры Фәзит Фаткуллин, БР “Үзәк” МТС дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Миякә филиалы директоры Айрат Садыйков һәм башкалар катнашты.

Фойеда урындагы эшкуарлар үз продукциясен тәкъдим иткән күргәзмә оештырылган иде. Яшерган авыл биләмәсеннән товарлар күп булды: Фәвәт Рәхимкуловның крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан елкы ите продукциясе, Хәйдәр Солтановның балы һәм умартачылык продуктлары, Илнур Сабирҗановның көнбагыш мае, Энҗе Вәлиәхмәтованың камыр ашлары. Үткән еллардагыча, күргәзмәне Айрат Фархшатовның “Нива” кулланучылар җәмгыятенең һәм хосусый эшкуар Рөстәм Бурангуловның кондитерлык изделиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Венир Ишбулдинның иттән ярымфабрикатлары, Илгиз Кәримовның (Сарайса авыл советы) теплицасыннан яңа гына өзелгән яшелчә-җимешләр, Мансур Бурангуловның (Күндерәк авыл советы) тимердән чүкеп ясалган әйберләре, Айрат Ибәтуллин (Стәрлебаш авыл советы) һәм Азат Фәхриевның (Яңгырчы авыл советы) сетка-рабицалары бизәде. Күршеләребез – федоровкалылар да үз продукцияләрен тәкъдим итте: җаваплылыгы чикләнгән «Башкирский гусь” җәмгыяте катнашучыларны товарларының күп төрлелеге белән гаҗәпләндерде. Тантаналы өлештә Ф.З.Туктаров һәм кунаклар чыгыш ясады, алдынгыларны бүләкләү тантанасы булды, концерт программасы күрсәтелде.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: