Барлык яңалыклар
Чаралар
23 октябрь 2018, 14:10

Киштәләрдә – көзге муллык

Шимбә көнне чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар үзләренең продукциясен тәкъдим итте.

Стәрлебаш авылының үзәк мәйданында 17 сәүдә ноктасы урнашкан иде. Сатып алучыларга ит (мөгезле эре терлек, үрдәк һәм хәтта куян), төрле сыешлыктагы банкаларда, шулай ук кәрәзләрдә бал, яшелчәләр (кәбестә, бәрәңге), көнбагыш мае, сөт продуктлары тәкъдим ителде. Ике урында тере балык саттылар. Матросов исемендәге һәм Ленин исемендәге хуҗалыклар ашлык, көнбагыш, черемә алып килгәннәр иде. Сәнәгать товарлары да алырга мөмкин булды.

“Стройград” кибете куйган музыка чарага ямь өстәде.

Ярминкә үткәненә караганда кечкенәрәк булды, бу юлы стәрлебашлылар бик актив булмады. Шулай да һәр сатучы үзенең сатып алучысын тапты, дияргә була.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: