Барлык яңалыклар
Чаралар
12 октябрь 2018, 17:10

Бәйрәмең белән сине, туган Башкортстаным!

Сишәмбе көнне район Мәдәният йортында Республика көне - Башкортстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 28 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты булды. Анда Башкортстан Республикасы Хакимияте вәкиле, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков һәм муниципаль район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров катнашты һәм чыгыш ясады.

Тантананы чагу музыкаль чыгыш белән ачканнан соң Фәнүр Зөфәр улы барлык катнашучыларны шушы матур бәйрәм белән котлап, республиканың суверенитет елларында зур юл үтүен билгеләде. Күп милләтле халкы, кешеләрнең таланты, эшсөяр һәм иҗади булуы нәтиҗәсендә республикабыз Русиянең уникаль почмагы булуга иреште, анда бар нәрсә – гүзәл табигатьтән үсешкән икътисадка кадәр бар. Республика бәйрәменә без, стәрлебашлылар да зур гына нәтиҗәләр белән килдек. Районда урак эшләре тәмамланды, терлекчеләр малларны кышкы абзарларга күчерә, җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнгән, машина-трактор паркы яңартыла, фермерлык хуҗалыклары актив үсешә. Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү һәм авылларны төзекләндерү дәвам итә. Күп фатирлы йортларны индивидуаль газ җылытуына күчерү буенча зур эш үткәрелә. Район үзәгендә берьюлы берничә урамда яңа асфальт түшәлде, шәһәр мохите программасы буенча күп фатирлы йортлар тирәсендә территорияләр яңартылды. Ел саен Җиңү паркында төзекләндерү эшләре башкарыла. Анда агачлар утырту, территорияләрне җыештыру буенча өмәләр оештырыла, яңа йөгерү юлын төзү буенча эшләрнең беренче этабы тәмамланды. Шушы көннәрдә, 15 октябрьдә, Первомайский авылында 150 миллион сумнан артыграк суммага чистарту корылмалары төзелеше башлана һәм башка бик күп эшләр башкарыла. Чыгышын тәмамлап, Фәнүр Зөфәр улы намуслы хезмәтләре белән һәркөнне районны яхшырту өчен өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.

Ирек Искәндәр улы Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитовтан сәлам җиткерде, катнашучыларны бәйрәм белән котлады, Уфа һәм Башкортстанның социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре белән таныштырды.

Республика барлык өлкәләрдә тотрыклы үсешә. Башкортстан илнең иң көчле ун төбәге арасына ышанычлы керә. Юбилей – БР төзелүнең 100 еллыгына ике ай вакыт калды. Аңа кадәр безгә республика буенча 44 млрд. сумлык 110нан артык объектны тәмамлау таләп ителә, аларның бер өлеше тапшырылды да инде – болар 20 мәктәп, балалар бакчалары, мәдәни үзәкләр, яңа поликлиникалар. Барлык казанышлар республикада яшәүче халыкның көндәлек хезмәтеннән туплана. Гомум уңышларга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә республика лаеклы урын тоткан Стәрлебаш районы да зур өлеш кертә, - дип билгеләде ул. – Башкортстан куәтле аграр комплекска ия. Без мөгезле эре терлек баш саны, ит, кымыз, бал җитештерү буенча РФ субъектлары арасында беренче урында торабыз. Агымдагы елның 8 аенда 87,4 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Быел 46,8 млрд. сумга агросәнәгать комплексында ун яңа проект гамәлгә ашырыла башлады. Дуңгызчылык буенча заманча селекция-гибрид үзәге эшли, Бәләбәй сөт заводында яңа линия эшләтеп җибәреләчәк, Авыргазы районында ит токымлы маллар өчен симертү мәйданчыклары төзү буенча проект гамәлгә ашырыла, кәҗә асрау буенча зур проектны гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Тиздән Уфада ике зур халыкара вакыйга үтәчәк – ШОС һәм БРИКСта катнашучы илләр төбәкләренең дүртенче кече бизнес форумы һәм “Экспортка җибәрергә вакыт” халыкара экспорт форумы. Уфа дүртенче ел рәттән кече бизнес һәм чимал булмаган экспортны үстерү һәм ярдәм өлкәсендә бизнес вәкилләре һәм дәүләт структуралары арасында тәҗрибә алмашу өчен мәйдан булачак.

Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте. Сәхнәдән бәйрәм кунакларын “Серебряночка” халык вокаль ветераннар ансамбле, “Көмеш моңнар” баянчылар-гармунчылар халык ансамбле, “Яйгор нурлары” үрнәкле фольклор эстрада коллективы, “Стәрлебаш бөркетләре” халык эстрада фольклор коллективының кече һәм өлкән төркеме, “Умырзая” халык хатын-кызлар вокаль ансамбле чыгышлары сөендерде. Зөфәр Атангулов, Айгизә Казакбаеваларның хисле җырлары, “Ялкынлы йөрәк” бию коллективының, Балалар сәнгать мәктәбенең үрнәкле бию коллективының, Рафаэль Галиевның дәртле биюләре дә тамашачылар күңеленә хуш килде.

Концертта катнашучыларның һәрберсе үзешчән артистларның чыгышлары белән рухланды. Чыгышлар Башкортстан һәм район табигатенең байлыгын, гүзәллеген чагылдырган матур видеоматериаллар белән озатылды. Җыелучылар безнең Русиянең нинди гүзәл почмагында яшәвебезгә һәм күп милләтле мәдәниятебезнең байлыгына тагын бер кат инанды.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: