Барлык яңалыклар
Чаралар
12 октябрь 2018, 17:28

Архивка бәйле сорауларга җавап бирде

Үткән атнада районга эш сәфәре белән БР Архив эшләре идарәсе начальнигы Илфат Галләмов килде. Башта Илфат Вәис улы урындагы үзидарә органнарының эшләр управляющийлары һәм район архивын туплау оешма-чыганаклары вәкилләре белән киңәшмә, аннары шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү үткәрде.

Башта Илфат Вәис улы республикада архив эше торышы турында сөйләде. Район архивында эшләр торышы турында район хакимиятенең архив бүлеге начальнигы Гүзәлия Хафизова мәгълүмат бирде. Стәрлебаш районы Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лилия Кәримова үзенең чыгышында Пенсия фондының район архивы белән үзара бәйлелеге турында сөйләде.

Аннары гражданнарны кабул итү үткәрелде. Архивлар эшләре идарәсе начальнигына кабул итүгә районның өч кешесе килде. Әмир авылында яшәүче Ильвир Халитов (рәсемдә) үзенең хәрби хәрәкәтләрдә катнашуын раслау турында мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. Аңа Оборона министрлыгының Хәрби комиссариаты архивына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде. Венера Воронова үзенең иренең I дәрәҗә “Аварияләрсез эшләгән өчен” күкрәккә тагылучы билге белән бүләкләнүе турында таныклыкны эзләүдә ярдәм итүләрен үтенде. Ханымга Республиканың Милли архивына язма мөрәҗәгать җибәрергә киңәш ителде. Кабакуш авылында яшәүче Мансур Сөяргулов шәҗәрә төзү өчен ревизия документларының өч бүлеген кайдан табарга мөмкин булуын ачыкларга теләде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар биреп, Илфат Галләмов районның архив бүлегендә булып, архивның матди-техник базасының торышы белән танышты, М.Г.Мәхмүтов исемендәге район туган якны өйрәнү музеенда булды.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А. ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: