Барлык яңалыклар
Чаралар
9 октябрь 2018, 16:43

Рәхмәт сезгә, укытучылар!

5 октябрьдә илебездә Укытучылар көне билгеләнде. Бу иң күркәм бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен. Укытучы һәр кеше тормышында мөһим роль уйный. Чөнки педагоглар безгә бәяләп бетергесез белемнәр бирә.

Бәйрәм көнне һава торышы болытлы һәм яңгырлы булса да, купшы киенгән, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып район Мәдәният йортына ел саен үткәрелүче бәйрәм концертын карарга килүче укытучылар аны чагу төсләр белән бизәде.

Беренчеләрдән булып район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров һәм мәгариф бүлеге начальнигы Минәхмәт Кәримов чыгыш ясадылар. Педагогларны җылы һәм ихлас котлап, алар матур традиция буенча һөнәри бәйрәм уңаеннан педагогларның, балалар бакчалары тәрбиячеләре, аларның ярдәмчеләренең, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренерларының зур төркеменә лаеклы бүләкләр – үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә зур уңышлары өчен Почет грамоталары тапшырдылар.

Җитәкчелекнең котлаулары ихлас теләкләр, район үзәгенең 1 санлы урта мәктәбенең балалар хоры, Венера Шәяхмәтова (район Мәдәният йорты), Дамер Ишбулдин (башлангыч мәктәп) башкаруындагы музыкаль бүләкләр белән бергә үрелеп барды. Тантана сәбәпчеләре – укытучылар, тәрбиячеләр, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә карата дөньядагы иң матур, иң җылы, иң ихлас теләкләр әйтелде. Аларның хезмәте, һөнәри осталыгы, иҗади егәрлеге, күп елларын багышлаган эшләренә керткән өлешләренең бәяләп бетергесез булуын барыбыз да аңлый. Әлбәттә инде, бу көнне педагогик хезмәт ветераннарын, хаклы ялда булсалар да, һөнәрләренә тугрылыкларын аклап калган, балаларга меңләгән авыр, ләкин мөһим сәгатьләрен багышлаган чын осталарны котладылар һәм хөрмәтләделәр.

Зур булмаган концерт программасыннан соң җыелучылар игътибарына “Эстәрле” татар халык театры режиссеры Зөлфия Гыйззетдинованың “Килен кайнә туфрагыннан” комедиясе күрсәтелде. Премьера педагоглар күңелендә уңай тәэссоратлар тудырды. Мәшәкатьләрдән арынып, алар үзешчән актерларның уеннарын рәхәтләнеп карады, әйткәндәй, алар арасында, коллегалары да бар иде. Зөлфия Зиннәт кызы репетицияләргә килергә вакыт тапканнары һәм рольләрен оста башкарганнары өчен аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.
Читайте нас: