Барлык яңалыклар
Чаралар
9 октябрь 2018, 16:46

Башкарылган эш турында отчет бирде

Пәнҗешәмбе көнне безнең районда эш сәфәре белән Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты З.З.Байгускаров булды. Ул район Советы депутатлары һәм район активы белән очрашты, алар алдында депутат сыйфатында башкарылган эшләр турында отчет бирде, аннары гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Очрашуны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров ачты. Зариф Закир улының районга еш килүен билгеләде ул. Безгә килеп, ул гражданнарны кабул итә, үзләрен борчыган мәсьәләләр белән килгән кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Районга төрле мәсьәләләрне хәл итүдә сизелерлек ярдәм күрсәтә, мәктәпләргә йөри, укучылар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән очраша.

Аннары сүз З.Байгускаровка бирелде. Җыелучыларны сәламләп, ул районда күргәннәреннән зур тәэссоратлар алуын әйтте. “Монда эшсөяр халык, тырыш, үз җирләренең хуҗалары яшәгәне күренеп тора. Басулардан игеннәр җыеп алынган, юлларга асфальт түшәлгән, аларның тирә-юне чип-чиста. Матур өйләр һәм каралты-куралар күзгә ташланып тора”, дип билгеләде ул.

Аннары Зариф Закир улы башкарылган эш турында отчетка күчте.

- Барлыгы безнең фракция тарафыннан Русия Федерациясе Дәүләт Думасына карауга 26 закон проекты кертелде, шуларның минем тарафтан шәхсән – алтау, - диде депутат. – Шулай ук законнарга 56 төзәтмә кертелде. Алар арасында, мәсәлән, меңләгән кешеләр сәламәтлеген югалткан алкоголь һәм исерткеч продукцияне законсыз саткан өчен җаваплылыкны катгыйландыру турында закон проекты. Бу афәткә каршы көрәшне бергәләп алып бару зарур, ул полиция хезмәткәренең генә бурычы булырга тиеш түгел, - диде ышанычлы итеп депутат. Мондый хокук бозу өчен беренче тапкыр бирелүче штраф 30 мең сумнан да ким булырга тиеш түгел, ә кабаттан тотылган очракта – җинаять җаваплылыгына тарттыруга кадәр барып җитәргә – кешеләрне агулаучыларга карата бу бик гадел хөкем. Исерткеч эчемлекләр куллану ир-егетләрнең гомер озынлыгын 20 елга, хатын-кызларныкын – 17 елга киметә. Шуның аркасында гаиләләр таркала, язмышлар җимерелә, үз-үзләренә кул салулар, инвалидлар, ятимнәр саны арта. Алкоголикларны дәвалауга, аларны исерткечтән агулану хәленнән чыгару өчен миллиард сумнар дәүләт акчасы тотыла, ә бит болар файдалырак эшләргә тотыла алыр иде. Мондый чирлеләрне мәҗбүри дәвалау турында да закон кабул итү зарур, - диде Зариф Закир улы.

Аның башлангычы буенча авыл халкына 2019 елның 1 гыйнварыннан корыган ауган агачларны җыеп алырга рөхсәт бирү турында закон проекты кабул ителде. Бу яңалык файдасына сәбәпләр – бүгенге көндә Авыл хуҗалыгы министрлыгының урманнардагы югары янгын хәвефе чыганагы булып торган корыган агачларны җыярга техникасы да, кешеләре дә юк.

Тагын бер закон проекты – урман янгыннарын сүндерү буенча үзләренең һөнәри бурычларына намуссыз караган өчен вазыйфалы кешеләргә, эшкуарларга һәм юридик берәмлекләргә карата административ җаваплылык кертү турында. Чөнки, кызганычка каршы, урман янганда, аны сүндерү өчен җаваплы кешеләр тарафыннан ашыгыч чаралар күрелмәве кебек хәлләр белән очрашырга туры килә, диде чыгыш ясаучы.

Мондый җавапсызлыктан зур зыян килә. Иң тыйнак исәпләүләр буенча ул 20 млрд. сумга җитә. Урман – ул безнең гомум байлыгыбыз һәм әлеге законны кабул итү аны киләчәк буыннар өчен сакларга, янгыннар санын киметергә һәм аларны сүндерүгә ашыгыч чаралар күрмәүчеләрне җәзага тартырга мөмкинлек бирә. Шулай ук 1 гыйнвардан урманнарны тергезү буенча закон эшли башлаячак, дип дәвам итте чыгыш ясаучы. Хәзерге вакытта урманнар рәхимсез рәвештә киселә. З.Байгускаров әйтүенчә, күпме урман киселсә, барлык үсентеләрнең дә үсеп китмәвен исәпкә алып, шулкадәр үк агач утыртылырга тиеш. Мәсәлән, гектарга гектар. Әлеге вакытта киселгән миллион гектар урынына бик аз гына үсенте утыртыла.

Займнар буенча процентларны чикләү – күпләргә кагылган тагын бер көнүзәк проблема. Акчага мохтаҗ кешеләр аптыраганнан аларны микрооешмалардан зур процентларга ала, карап тормый, үзләрен бурыч тозагына эләктерүче документларга кул куя. Яңа закон проекты кабул ителү белән мондый оешмаларның аппетитлары кимиячәк.

Хәзер күп мәсьәләләр күп функцияле үзәкләр аша хәл ителә. Элек кеше яшәгән урыны буенча гына күпфункцияле үзәкләргә документларын тапшыра алса, хәзер бу чикләр киңәйтелде. Яңа закон проектына ярашлы, теләсә кайсы граждан үзенең проблемасы белән илнең теләсә кайсы күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Һәм бу дөрес һәм халык өчен уңайлы. Чөнки хәзер күпләр бер урында яши, икенче урында эшли. Күп функцияле үзәкләр күрсәткән хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасын шунда ук, урында түләргә мөмкин. Бу Дәүләт Думасында кабул ителгән тагын бер закон проектын күздә тота. Ул, Зариф Закир улы әйтүенчә, күпфункцияле үзәкләр клиентларының тормышын күпкә җиңеләйтәчәк.

РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән закон проекты исәбендә шулай ук диспансеризация үтүчеләр өчен хезмәт хакын саклап ял көне бирү; күп балалы аналарга уңайлы вакытта отпуск бирү; балигъ булмаганнарга карата сексуаль кылыклар өчен җәзаны катгыйлату (2017 елда 10 меңгә якын бала көчләнгән, шуларның 1600 – 10 яшькә кадәргеләр), машинаны урлаучыларга карата, аны бәргән булсалар, хуҗаларына матди зыянны каплату; фермерлар арендага алган җирләрдә торак корылмалары төзергә рөхсәт итү; Русия Федерациясе субъектларына авыл хуҗалыгы проектларын тормышка ашыруга патент бирү хокукы; тәртип сагы хезмәткәрләре яки почтальоннар гаебе белән квитанцияләр соңлап килсә, ЮХХДИ штрафларына 50% ташлама; авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр зыян күрмәсен өчен ягулык-майлау материаллары кыйммәтләнү белән бәйле, аграр секторга ярдәм итәргә.

Зариф Закир улы илнең Пенсия законнарында булган үзгәрешләрне дә читләп үтмәде. Бу популяр булмаган чараның 90нчы елларда илдә туымның аз булуы, русиялеләрнең тормыш дәрәҗәсе һәм озынлыгы арту белән бәйле булуын әйтте. Дөньяның күпчелек илләрендә яшь күптән арттырылган. Русия моны соңгылар исәбендә башкара. Шуның өстенә, бүгенге көндә күпләрнең пенсияләре түбән һәм кешеләр, хаклы ялга чыккач, теләгәннән түгел, ә мәҗбүр булганнан эшләп йөри. Ә пенсия яшен арттыру, депутат әйтүенчә, кешеләргә леклы пенсия түләү максаты куя. Авыл халкына тукталып, З. Байгускаров авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгәннәрнең пенсияләренә 20% күләмендә өстәмә алырга тиешлекләрен билгеләде (закон 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керә). Хәзер пенсия алды яшендәгеләрне (55 яше тулган ирләр, 50 яше тулган хатын-кызлар) эштән азат итәргә теләгән эш бирүчеләр өчен җинаять җаваплылыгы каралуын әйтте. Күп балалы аналарга пенсиягә чыкканда ташламалар булуын искә төшерде. Мәсәлән, биш баласы булган хатын-кыз 55 яшьтә пенсиягә китә ала.

Депутат катнашучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә чакырды, чөнки 10% сәламәтлек кенә медиклардан тора, 90% - кешенең яшәү рәвешеннән.

Чыгышының ахырында ул залдан бирелгән ришвәтчелеккә, ватанчылыкка, максатлы юнәлешләргә, алкоголь саткан өчен штрафларга, эшсезлек буенча пособиегә, чүп-чарга бәяләргә һ.б. кагылышлы көнүзәк сорауларга җавап бирде.

Җыелучылар аның чыгышыннан үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алгандыр, дип уйлыйсы килә.

Депутатка кызыклы һәм эчтәлекле отчеты өчен рәхмәт әйтеп, Фәнүр Зөфәр улы мондый очрашуларның Стәрлебаш җирендә тагын күп тапкырлар булачагына ышаныч белдерде.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: