Барлык яңалыклар
Чаралар
2 октябрь 2018, 16:27

Сәүдә барды, матур җырлар яңгырады

Үткән шимбә “Энҗе” сәүдә үзәге каршындагы мәйдан янә сезонлы авыл хуҗалыгы товарлары белән тулды. Бу юлы ярминкә Халыкара өлкән яшьтәгеләр көненә багышланды. Эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр дә, шулай ук аерым кешеләр дә бай товарлар ассортименты тәкъдим итте. Иген, ит, яшелчәләр, үсентеләр, бал – ярминкә киштәләре көзге муллыктан сыгылып торды.

Илшат Хәйбуллин Сарайса авылыннан килгән.

- Ярминкәләрдә еш катнашабыз, - ди ул. – Районда гына түгел, шәһәргә дә барабыз. Бүген чәчкә балы алып килдем.

Бу көнне бал бик күп иде. Өч литрлы банкасын 1500 сумнан алып 1800 сумга кадәр тәкъдим иттеләр. Авыл халкы үзенең бакчасында үстергән яшелчәләр: суган, кәбестә, кабак, помидор белән сәүдә итте. Быел бәрәңге бик уңды. Чиләк зурлыгына карап аның бәясе 100 сумнан алып 120 сумга кадәр иде. Берничә сәүдә ноктасында башмак, бәрән ите сатылды. Бер урында килограммы 220 сумнан зур карп балыклары бар иде.

Чагу сары төстә шешәләтә Ибрай мае да игътибарны җәлеп итте.

- Шуны алыр өчен генә килдем, - диде бер сатып алучы пакетына ике шешә көнбагыш мае салып, - аларның мае бик тәмле була.

Иген төялгән йөк машиналары да бер рәткә тезелгән. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре традицион рәвештә яңа уңыштан иген тәкъдим итте, аларның бәясе былтыргы дәрәҗәдә калган: бодай – центнеры 750-800 сумнан, арпа – 700 сумнан, солы – 500-600 сумнан. Өлкән яшьтәгеләргә капчыкларын тутырышырга, кирәк булса өйләренә кадәр алып барырга да ярдәмләштеләр.

Утын һәм печән дә тиз сатылып бетте. Тирескә дә сорау зур булды.

Кызу сәүдә барганда кинәт барлык мәйдан гармун һәм баян тавышына күмелде – районның гармунчылары һәм баянчылары зур төркем булып монда килә иде. Игълан ителүенчә, бу көнне тагын бер чара – “Уйна, гармун!” бәйрәме үткәрү дә күздә тотыла иде. Сәхнәдә барлык район талантлары чыгыш ясады. Сценарий авторы һәм музыкаль программаны алып баручы Зөлфия Гыйззетдинова алар турында җентекле сөйләп, бер-бер артлы сәхнәгә чакырды. Алар шулкадәр оста һәм дәртле уйнады һәм җырлады! Тамашачылар алдында “Көмеш моңнар” баянчылар-гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Р.Галиев), Хәлим Латыйпов, Равил Хәбибуллин, Рәфис Назаров, Рим Сәгетдинов, Җәүдәт Мифтахов һәм башкалар чыгыш ясады. Ә Аллагуат гармунчылары Гөлсем Мәүлеткулова һәм Маһира Кулсариналарның уйнавын бар халык хәйран калып тыңлады. Айдарәле авылыннан Байрас Мусин бәйрәмнең иң яшь катнашучысы булды, ләкин шуңа карамастан, ул аккордеонда ышанычлы уйнады, аңарда киләчәктә ышаныч зур булуы бәхәссез.

Стәрлебашлылар шимбә көнне файдалы да, күңелле дә үткәрде – азык-төлек тә сатып алды, рухи азык та туплады.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.
Читайте нас: