Барлык яңалыклар
Чаралар
2 октябрь 2018, 16:42

Бәйрәмгә килүчеләрнең күңелләре яшь

Октябрь матур бәйрәмнән – Халыкара өлкән яшьтәгеләр көненнән башлана. Бу көнне без бар кешенең дә иртәме, соңмы акыл туплаган, зирәклек чорына күчүен тагын бер тапкыр аңлыйбыз. Кеше гомеренең бу чоры алтын көз чоры дип атала. Чөнки елның һәр фасылының, кеше гомеренеке кебек үк, үз буяулары, бизәкләре һәм сөенечләре. Бу бәйрәмдә без һәрвакыт янәшәбездә булган, безнең шатлыкларыбызны уртаклашкан, акыллы киңәшләрен биргән, авыр вакытта ярдәм иткән кешеләрне хөрмәтлибез. Бу көнне сугыш чоры авырлыкларын кичерүчеләргә, тылда җиңүне якынайтучыларга, яшь буынны тәрбияләүдә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә туган районы иминлеге өчен лаеклы эшләүчеләргә аерым игътибар бүләбез.

Кичә, 1 октябрьдә район Мәдәният йортында бәйрәм концертты булды. Ул башланганчы ветераннар тәм-томнар белән кайнар чәй эчеп аралаша алды. Мондый бүләкне алар өчен Стәрлебаш авыл биләмәсе хакимияте берничә ел рәттән оештыра. Берәүләр чәй эчкән арада үзәк район дәваханәсенең медицина хезмәткәрләре икенчеләрнең кан басымын үлчәде (астагы рәсемдә). “Кан басымыңны үлчә” акциясе Халыкара йөрәк көненә багышланды. Әби-бабайларның шатлыклы йөзләрен күрү бик күңелле иде. Аларның күбесе күптән күрешмәгән, бер-берсен котладылар, кочаклаштылар.

Аннары чара тамаша залына күчте.Тантана башлануга анда инде буш урын калмаган иде. Залга җыелган тантана сәбәпчеләрен Стәрлебаш авыл биләмәсе башлыгы Э.А.Денисов котлады. Ул ветераннарга күтәренке рух, бәхет, ныклы сәламәтлек, шатлыклар, иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләде. Өлкән буын вәкилләренең республика һәм район Советы исеменнән К.Х.Шәрәфетдинов котлады, ул аларның өйләрендә тынычлык, балаларының һәм оныкларының, үзләре озак еллар эшләгән коллективларының игътибарын теләде.

Аннары сәхнәгә бриллиант һәм алтын юбилейларын билгеләүчеләр, озын, бәхетле гомер кичереп, үрнәкле эшләп, лаеклы балалар үстереп бергә гомер кичерүчеләр – Фирдәүсия һәм Рәшит Заһидуллиннар (бергә 60 ел), Зәйтүнә һәм Тәлгать Газизуллиннар, Зөлфирә һәм Хәбибулла Рафиковлар, Вәсилә һәм Ринат Халиковлар (бергә 50 ел) күтәрелде. Аларны Республика Башлыгы исеменнән Стәрлебаш районы ЗАГС бүлеге начальнигы Р.Н.Кәримова котлады. Алар өчен туганнарының, якыннарының сәхнәгә менеп котлавы да зур бүләк булды. Заһидуллиннар гаиләсенең уллары Наилнең чыгышын билгеләргә кирәк, ул әти-әнисенә аларның яшь чакларындагы яраткан җырларын бүләк итте. Шулай ук хәрби хезмәт ветераннары исеменнән Ринат Халиковка бүләк көтелмәгән сөенеч булды. Ринат Галимулла улы –Кораллы Көчләр ветераны, бик күп медальләре бар. Тагын ике пар – бриллиант юбилярлар Хатирә һәм Халит Исәнбитовлар һәм алтын юбилярлар Зөлфирә Рысаева һәм Муса Гыйззәтуллин бәйрәмдә катнаша алмады, аларны өйләренә барып котладылар.

Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар чираттагы тапкыр залда утыручыларны концерт номерлары белән сөендерде. “Карамельки” үрнәкле вокаль ансамбле, “Серебряночка” ветераннар халык вокаль ансамбле, “Моң чишмә” фольклор коллективы чыгышлары, Флүрә Арслангулова (рәсемдә), Зөлфия Гаделшиналарның дәртле җырлары тамашачылар игътибарын яулады. “Эстәрле” халык театры режиссеры Зөлфия Гыйззетдинованың үзешчән артистлар оста уйнаган “Килен кайна туфрагыннан” комедиясе җыелучылар өчен күңелле бүләк булды. Тамашачылар аларны бик җылы кабул итте һәм алкышларга күмде. Чара программасы беркемне дә битараф калдырмады. Ветераннар күтәренке кәеф белән таралышты. Бәйрәм бик җылы, дулкынландыргыч һәм матур булды. Ул өлкән яшьтәгеләрнең күңелендә озак сакланыр дип уйлыйсы килә.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.

Читайте нас: