Барлык яңалыклар
Чаралар
28 сентябрь 2018, 17:25

Кече яшьтән үк янгын хәвефсезлеге турында белү зарур

Балалар хәвефсезлеге җәмгыятьтә һәрвакыт көнүзәк проблемаларның берсе булып кала. Балалар - безнең киләчәгебез, шуңа күрә янгын булганда аларның сәламәтлеген, имгәнүләрен кисәтү - безнең төп бурыч.

Узган атнада 90 санлы янгын сүндерү частенең личный составы район үзәгенең 4 санлы «Акбузат» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен һәм хезмәткәрләрен эвакуацияләү буенча практик тренировкада катнашты. Тренировка янгын чыккан очракта учреждение хезмәткәрлеренең эшчәнлеген үзләштерү максатында үтте. Өйрәнүләр уйдырмасы буенча, балалар бакчасының бер бинасында янгын чыккан. Шартлы янгынны тапкач мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре планга ярашлы бинадан кешеләрне кичекмәстән чыгара башлады. Санаулы минутлар эчендә барысы да бинадан хәвефсез урынга күчерелде. Эвакуациядә барлыгы 130 кеше - болар тәрбияләнүчеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Янгын-тактик занятие барышында 90 санлы янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Азат Кәлимуллин тарафыннан «Бина янып киткән очракта тәрбияләнүчеләрнең эш гамәле» темасы буенча учреждение персоналы белән әңгәмә үткәрелде. Шулай ук эвакуацион чыгу урыннары, янгын сигнализациясе системасы тикшерелде, балаларны һәм персоналны эвакуацияләү буенча тренировка үткәрелде. Мондый чаралар балалар бакчасында даими үткәрелә.

Шулай итеп, өйрәнү эвакуациясе уңышлы үтте. Аңардан соң балалар чын янгын сүндерү машинасын күрде. Янгын белән көрәшүчеләр сабыйларга үзләренең эше турында сөйләде, янгын-техник коралларын һәм инвентарьларын күрсәтте. Кызларга һәм малайларга барысыннан ныграк шартлы янгынны сүндерү ошады. Бәлки балалар өчен бу чынлап та уен кебегрәк булгандыр, һәм аларда «зур кызыл машина»дан чагу тәэссоратлар гына түгел, шулай ук янгын вакытында тәҗрибәви осталыклар да калыр дип ышанабыз.

Земфира КӘРИМОВА, Стәрлебаш авылының 4 санлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.


Читайте нас: