Гаилә елы кысаларында районның мәдәният учреждениеләрендә күп кенә чаралар үтә. Узган җомга «Гаилә» Көньяк-көнбатыш районара үзәге» БР дәүләт бюджет учреждениесе һәм район авылара китапханәсе ярдәмендә шундый күркәм чара үтте. Анда районның берничә гаиләсе катнашты. Командаларга бүленеп алар «Әйтемне җый», «Җырны танып бел», «Бала теле белән» һ.б. кебек кызыклы конкурсларда һәм уеннарда катнашты. Сүзләрсез әкият күрсәтү, ә калганнарга аны танып белү биреме (рәсемдә) иң кызыклысы булгандыр, мөгаен. Монда катнашучылар зур фантазия күрсәтте. Барлык җыелучылар уңай тәэссорат, кәеф күтәренкелеге алды. Конкурслар һәм уеннар арасында гаилә турында матур җырлар яңгырады, ачыклануынча балалар аны яттан белгән һәм кушылып җырлады. Китапханәдә җылы гаилә мохите хакимлек итте.
Лиана ЯРМИЕВА.