Барлык яңалыклар
Чаралар
21 сентябрь 2018, 12:16

Уртак планнар турында сөйләштеләр

Күптән түгел район Мәдәният йортында район эшкуарларының БР Башлыгы ярдәмчесе (хәзер ул БР Дәүләт Җыелышы –Корылтай депутаты) Салават Харасов белән очрашуы булды. Очрашуга ул Испаниянең Почетлы Консулы Альберто Эспиноса Собрино белән килгән иде.

Очрашуны ачып, Салават Фәттах улы җыелучылар белән районның икътисад хәле турында үз фикере белән бүлеште, төп икътисади тенденцияләр турында сөйләде, район эшкуарларына үз проектларын тормышка ашырырга ярдәм итәргә әзер булган Испаниянең Почетлы Консулы белән таныштырды. А.Собрино Русиядә, Идел буе Федераль округында авыл хуҗалыгы бизнесын үстерүгә зур кызыксыну кичерә. Очрашу барышында район эшкуарлары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, проектларын күрсәтте. Консул, үз чиратында, аларга уңайлы шартларда бизнесны үстерүгә, лизинг корылмаларына, аларны урнаштыруга, укытуга елына 1-2% белән бурычка акча тәкъдим итте. Чара ахырында Салават Фәттах улы актив әңгәмә өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм киләчәктә бердәм һәм уңышлы эшләргә чакырды.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Читайте нас: