Барлык яңалыклар
Чаралар
18 сентябрь 2018, 12:21

Стәрлебашлылар йөгерү юлында

Шимбә көнне район “Милләтләр кроссы” Бөтенрусия марафонына кушылды. Йөгерү бәйрәме спортчыларны гына түгел, актив ял яратучыларны, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын да җыйды. Бу көнне мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, спорт ветераннары һәм җитәкчеләре белән бергә хезмәт коллективлары стартка чыкты. Катнашучылар бер, ике километрлык араны үтте.


Чараны ачуда аларны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров сәламләде. Беренчеләрдән булып стартка иң кечкенә төркем – башлангыч класс укучылары чыкты. Алар бердәм бер километр йөгерделәр. Аларның берсе дә дистанциядән чыкмады, афәрин! Алар артыннан зуррак класс укучылары старт алды һәм, ниһаять, район учреждениеләре, оешмалары, авыл биләмәләре вәкилләренә чират җитте. Район дәваханәсе коллективы күмәк булулары белән гаҗәпләндерде, мәдәният хезмәткәрләре плакатлар белән стартка чыккан. Катнашучылар бердәм йөгерде. Шунысы сөенечле, йөгерүдә тулаем гаиләләр катнашты: кечкенә балалар әниләре яки әтиләре яныннан йөгерде. Чара башланыр алдыннан һәр катнашучы күкрәккә киелә торган санлы билге алды, аннары аны истәлеккә үзендә калдырды.

Иң актив һәм спортчан командалар Кубоклар һәм Грамоталар белән бүләкләнде. Аларны башлангыч мәктәп, 1 һәм 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәпләре, Первомайский, Елембәт мәктәпләре укучылары алды. Хезмәт коллективлары арасында медицина, мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе укытучылары призлар алды. Авыл биләмәләре арасында Стәрлебаш авыл советы вәкилләре, шулай ук яңгырчылылар һәм бакыйлылар әйбәт физик формада булуларын күрсәтте.

Спорт бәйрәме күп кеше катнашуы белән генә түгел (әлеге чарада 700дән артыграк кеше катнашты), шулай ук дуслык һәм мәрхәмәтлек мөхите белән дә катнашучыларның хәтерендә калды. Алган уңай тәэссоратлар озакка җитәр дип уйлыйм, йөгерү юлында ешрак очрашырга кирәктер, дуслар!

Рәсемнәрдә: спорт чарасыннан күренешләр.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.

Читайте нас: