Барлык яңалыклар
Чаралар
11 сентябрь 2018, 13:06

Сентябрьнең төп бәйрәме

Белем көнендә район үзәгенең коррекция мәктәбендә, башка белем бирү учреждениеләрендә кебек үк, укучылар, укытучылар, кунаклар һәм ата-аналар җыелды. Матур итеп киенгән балалар чәчәк гөлләмәләре бүләк итте, дуслары белән шатланышып аралашты.

Тантаналы чараны мәктәп директоры Алексей Афанасьев ачты. Ул катнашучыларны яңа уку елы башлану белән җылы котлады, укучыларга яңа казанышлар, җиңүләр, ә укытучыларга – бетмәс-төкәнмәс егәрлек һәм уңышлар теләде. Шулай ук котлаулар белән балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Таңсылу Йосыпова чыгыш ясады. Район полиция бүлеге ел саен коррекция мәктәбенә бүләкләр тапшыра (шефка алган оешма буларак). Бу ел да искәрмә булмады. Таңсылу Тимергали кызы укучыларга бүләкләр тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә “Бердәм Русия” партиясенең башкарма комитеты урындагы бүлеге җитәкчесе Наилә Гыйззәтуллина катнашты һәм сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул коррекция мәктәп-интернаты коллективының районда үткәрелгән мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашуын һәм бик күп призлы урыннар яулавын билгеләде. Үткән елда 20 хезмәткәр – укытучылар һәм тәрбиячеләр партия сафына кергән. Яңа башлангыч бүлеге төзелгән. Наилә Кадыйр кызы коллективка иҗади уңышлар теләде, ул шулай ук югарыда әйтелгән башлангыч бүлек секретаре Гөлнара Латыйповага “Бердәм Русия” атрибутикасын, ә барлык партия әгъзаларына – партия билетларын һәм Урындагы бүлек исеменнән кечкенә сувенирлар тапшырды.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Фото коррекция мәктәп-интернаты тарафыннан бирелде.

Читайте нас: