Барлык яңалыклар
Чаралар
11 сентябрь 2018, 12:57

Дәүләт Думасы депутатлары партия проектларының ничек эшләвен бәяләде

Үткән атнада, чәршәмбе көнне, эш сәфәре белән районга РФ Дәүләт Думасы депутаты Рәмзил Ишсарин килде.

Район хакимияте башлыгы кабинетында очрашудан соң ул күптән түгел спорт мәйданчыгы ачылган 1 санлы урта мәктәптә булды. Аның инвентаре “Бердәм Русия” партиясенең “Балалар спорты” проекты кысаларында 575,7 мең сумга сатып алынган. Депутат укучылар белән аралашты, мондый воркаут-мәйданчыклар соңгы вакытта, популярлык яулап, яшьләр арасында спорт белән шөгыльләнү өчен яраткан урынга әверелә, дип билгеләде. Ул, мөмкинлек булган очракта, укучыларга осталык дәресләре күрсәтсеннәр өчен әлеге спорт юнәлеше тренерлары белән очрашу оештырырга вәгъдә итте. Администрация һәм педагогик коллектив исеменнән мәктәп директоры Рафикъ Әбүләев Рәмзил Рафаил улына һәм Фәнүр Зөфәр улына Рәхмәт хатлары тапшырды. Депутат барган киләсе объект район авылара китапханәсе булды. Монда “Гамәлдәге эшләр” партия проекты кысаларында 391,5 мең сумга агач тәрәзәләр пластикка алыштырылган. Рәмзил Рафаил улы китапханә бүлекләре буйлап үтте, монда күпкә яктырак һәм уңайлырак булуын билгеләде, китап укудан тыш, төрле түгәрәкләргә йөргән китап укучылар белән аралашты. Мәсәлән, бу көнне хатын-кызлар бер-берсе белән кышка салатлар ясау рецепты белән бүлеште, аларны озак саклау серләрен уртаклашты. Китапханә директоры Рәбига Надршина китап укучылар һәм коллектив исеменнән депутатка ярдәме өчен рәхмәт әйтте, аңа китап бүләк итте һәм Рәхмәт хаты тапшырды (рәсемдә).

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: