Барлык яңалыклар
Чаралар
7 сентябрь 2018, 16:43

“Шәмнәр яндырыгыз”

Өченче сентябрь Русиядә – Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. Ул Бесландагы фаҗигане искә алуга багышланган. 14 ел элек террорчылар камап алган мәктәптә өч йөздән артык кеше, күбесенчә балалар һәм хатын-кызлар һәлак булды...

Русия соңгы чирек гасырда йөзләгән террористик агрессия акцияләренә дучар булды. Мәскәүдә, Буденовскида, Каспийскида, Кизлярда, Волгодонскта, Воронежда, Санкт-Петербургта, Махачкалада, Грозныйда, Бесланда, Первомайскида, Владикавказда, Волгоградта, Дубровкада театраль үзәктә һәм башка шәһәрләрдә коточкыч террактларда үзенең меңләгән гражданнарын югалтып, илебез зур кайгылар кичерде. Террорчылар өйләрне шартлатты, мәктәпләрдә һәм дәваханәләрдә заложниклар алды, метрополитенда, вокзалларда, автобусларда һәм троллейбусларда кешеләрне үтерде.

Бу көнне бөтен ил буйлап хәтер акцияләре үтте. Безнең район да аңардан читтә калмады. Мәктәпләр укучылары, Стәрлетамак тармакара колледжы филиалы студентлары, битараф булмаган кешеләр Җиңү паркында җыелды. Бу көнне тынычлыкка һәм теләктәшлеккә өндәп, күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр, җырлар яңгырады. Бер минут тын торганнан соң акциядә катнашучылар шәмнәр яндырды (рәсемдә). Бу кечкенә утлар террорчылар кулыннан һәлак булган бер гаепсез кешеләрнең өзелгән гомерләрен хәтерләтә.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: