Барлык яңалыклар
Чаралар
5 сентябрь 2018, 11:54

Бердәм сайлау көнендә – ярминкәләр, концертлар, күңел ачулар

9 сентябрьдә район халкы БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлаячак. Матур гадәт буенча, әлеге мөһим сәяси вакыйгада районның үзешчән артистлары да актив катнашачак.

Үз участокларында тавыш биргәннән соң алар дәртле, күңелле концерт номерлары белән сайлаучыларның кәефен күтәрәчәк. Рөстәм Галиев, Гөлйөзем Сәепова, Гөлфизә Хәйруллина составындагы агитбригада машина йөртүче Газинур Әюпов белән Стәрлебаш, Первомайский, Мортаза һәм Ибракай авылларының барлык учаксток сайлау комиссияләренә барачак. Шул ук көнне районның барлык авыл биләмәләрендә Уңыш бәйрәме үткәреләчәк, ул 11.00 сәгатьтә башлана. Теләге булган һәркем көзге муллык ярминкә-күргәзмәләренә килә, милли ризыклардан һәм эчемлекләрдән авыз итә, үзенчәлекле яшелчәләр конкурсларында, кышка яшелчәләрне әзерләү буенча осталык дәресләрендә катнаша, иҗади коллективларның чыгышларын карый ала. 9 сентябрьдә стәрлебашлыларны сайлау участокларына гына түгел, күләмле мәдәни чараларда катнашырга чакырабыз!

Мәдәният бүлеге.

Читайте нас: