Барлык яңалыклар
Чаралар
4 сентябрь 2018, 14:17

Сау бул, кояшлы җәй, ягымлы җәй!

Августның соңгы шимбәсендә Җиңү паркында стәрлебашлылар һәм кунаклар җырлар һәм биюләр белән җәйне озатты. 11.00 сәгатькә планлаштырылган “Гаилә ялы” чарасын иртән һава торышы боза язды – болытлы һәм җиләс иде. Ләкин, берникадәр вакыттан соң кояш үзенең чагу нурларын сибә башлады, ә бәйрәмнең иң кызган вакытында һава торышы тәмам әйбәтләнде.

Чара 15 августта үткән чәчәкләр фестивалендә җиңүчеләрне тантаналы бүләкләүдән башланды. Оешмалар һәм предприятиеләр арасында төрле номинацияләрдә призлы урыннарны район ветеринария станциясе, 1 һәм 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәпләре, башлангыч мәктәп, реабилитация үзәге, үзәк район дәваханәсе, район авылара китапханәсе, Балалар сәнгать мәктәбе, район туган якны өйрәнү музее, Стәрлебаш коррекция мәктәп-интернаты, “Гаилә” үзәге, Пенсия фонды идарәсе, “Моң чишмә” ветераннар фольклор коллективы, “Серебряночка” халык вокаль ансамбле, Бузат авыл мәдәният йорты алды. Коллективлардан тыш, конкурста район халкы да катнашты. Алар шулай ук “ВКонтакте” социаль челтәрендә фоторәсемнәр куйган иде, чараның үзендә дә катнаштылар. Менә чәчкә үстерүче-җиңүчеләрнең исемнәре: Айгөл Мәннанова, Нургөл Әхмәтшина, Рәйлә Гайсарова, Фәрзәнә Усманова, Нурзидә Шәрипова, Айгөл Фархшатова, Сәрия Арсланова. Аларның барысына да афәрин! Елның елында алар читтә калмый, актив катнаша, яңа һәм искиткеч композицияләр белән сокландыра.

Аннары сәхнәдә яшь артистларга һәм сәнгать түгәрәгендә катнашучыларга урын бирелде. Район Мәдәният йорты һәм Балалар иҗат йорты белгечләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы барганда уеннар мәйданында – таучыкларда һәм атынчыкларда балалар атынды, күңел ачты. Кызыксынучан балалар өчен үзәк район дәваханәсе вәкилләре викторина үткәрде, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БР буенча күзәтү эшчәнлеге идарәсе Стәрлетамак районара бүлеге хезмәткәрләре һәм “БР буенча 14 санлы янгын сүндерү хезмәте ” белән берлектә шулай ук викторина үткәрде, балаларның ут белән шаяруының нәрсәгә китерүен исләренә төшерде, беренчел янгын сүндерү чараларын ничек кулланырга өйрәтте, ә иң мөһиме, балаларга янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемен киеп, үзләрен чын янгын сүндерүчеләр итеп тоярга мөмкинлек бирде.

“Болгар” муниципаль бюджет учреждениесе белгечләре һәм волонтерлар балаларга үзләренең көчен һәм җитезлеген күрсәтергә мөмкинлек бирде. Җиңүчеләрне татлы призлар көтә иде. Төшкә таба паркның бер өлеше иң чагу төсләргә күмелде – буяулар фестивале башланды. Бәйрәмгә җыелучылар бер-берсен һәм тирә-яктагыларны төрле төсләргә буяды. Ә кичен яшьләр өчен дискотека оештырылды.

Өч ай каникул артта калды. Алда – чираттагы уку елы. Киләсе җәй безгә тагы да күбрәк кояшлы һәм җылы көннәр бүләк итәр дип ышанабыз.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.

Читайте нас: