Барлык яңалыклар
Чаралар
17 август 2018, 12:23

Туган ягым - гөлләр иле

Ел саен августта районда иң матур, чагу, купшы бәйрәмнәрнең берсе – чәчәкләр фестивале үткәрелә. Ул гүзәллеккә гашыйк булганнарны, тормышны тагы да ямьлерәк итәргә теләгәннәрне җыя. 15 августта коллективлар хезмәткәрләре, һәвәскәр чәчкә үстерүчеләр, бакчачылар күркәм бәйрәмдә катнашты. Алар көче белән район Мәдәният йорты алдындагы мәйдан чәчәкле келәмгә әверелде. Кул эшләре, камыр ашлары, җырлар, биюләр – бу көнне барысы да чәчәкләргә, табигатькә багышланган иде.

Самавыр төтене, хуш исле үлән чәйләре, бал, аллы-гөлле чәчәкләр исе... Күзләреңне йомсаң, үзеңне урманда, печәнлектә, эшләп арыганнан соң мәтрүшкәле чәй эчкәндәй тоясың. Монда нәрсәләр генә юк иде! Төрле-төрле чәчәкләр, дару үләннәре, җиләкләр, бал! Республикабыз табигатенең байлыгына исең китәрлек. Тәкъдим ителгән иҗади композицияләр нәзәкатьлелекләре, зәвыклары һәм, әлбәттә инде, уйлап чыгару осталыклары белән аерылып торды. Төрле гөлләмәләр генә түгел, ә яшелчә-җимешләрдән ясалган кул эшләре, паннолар да күп иде.

Конкурс программасы ике этапта үтте. “Эх, бакчасы да, бакчасы...” дип аталган беренче этапта район халкы конкурсны оештыручы битенә “В контакте” социаль челтәрендә “Искиткеч түтәл”, “Иң яхшы чәчәклек”, “Гаҗәеп җимеш” номинацияләрендә үзләренең фоторәсемнәрен җибәрә алды. Җиңүче лайклар саны буенча ачыкланды. Икенче этапта район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Суфьянова, мәдәният бүлеге начальнигы Р.Галиева, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Г.Казакбаева, флорист-дизайнер Г.Арслановалардан торган жюри әгъзалары катнашучыларның эшләренә бәя бирде. Композицияләр “Чәй почмагы” һәм “Флористика сәнгате” номинацияләрендә бәяләнде. Бу юнәлешләр чәчәкләр буенча гына түгел, дару үләннәре, җиләк-җимеш җыю, бал ярминкәсе, яшелчә-җимеш үстерүне дә үз эченә алды. Катнашучылар теләүчеләрне үләннәр белән әзерләнгән хуш исле чәй белән сыйлап, аларның дәвалау үзлекләре турында сөйләде. Мәсәлән, яшерганлыларда фитобар кебек иде, ә үзәк район дәваханәсе коллективы дару үләннәренең шифасы турында хәтта шигырь язган. Күпчелек композицияләр Гаилә елына багышланган, “Моң чишмә” ветераннарның фольклор коллективы тәкъдим иткән ат арбасына төяп уңыш җыеп алып кайтучы гаилә аеруча хәтердә калган. Әйе, аларның уйлап чыгару осталыгына көнләшәсе генә кала – барысы да бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланган. Район ветеринария станциясе дә “Фермерлык хуҗалыгы” кызыклы композициясен ясаган. Монда коллектив хезмәткәрләренең бакчаларыннан бөтен яшелчәләр кулланылгандыр, мөгаен. Кабактан өй, бәрәңгедән дуңгыз балалары, брокколидан сарыклар, ташкабактан ат – барысы да күз явын алырлык. Пенсия фонды идарәсе коллективы тарафыннан каен пүләннәреннән ясалган гаилә дә беркемне дә битараф калдырмады. Һәркем жюрины үзенчәлеклелеге белән гаҗәпләндерергә тырышкан. Реабилитация үзәге коллективы иртәдән үк урманга гөмбәгә барган, һәм аларның “Урман аланлыгында” композициясе искиткеч матур килеп чыккан, ә “Серебряночка” ветераннарның халык вокаль ансамбле, 21 төр дару үләннәреннән һәм музыкаль сәламләүдән тыш, жюри әгъзаларын коллективның катнашучысы Галия Фаткуллина бакчасында үскән зур, татлы карбыз белән гаҗәпләндерде. Үткән елдагыча, район үзәгенең башлангыч мәктәбе укучыларны чәчәкләргә тиңләп, композицияләре турында кызыклы итеп сөйләүләре белән аерылып торды. Ә педагог Э. Мостафаева чәчәкләр алиһәсе образында чәчәк эченнән килеп чыкты. Кызганычка каршы, монда күргәннәрнең барысын да тасвирлап бетереп булмый. Катнашучылар тәкъдим иткән матурлыкка рәхәтләнеп туйганчы карау өчен мондый бәйрәмдә мотлак булырга кирәк.

Бәйрәмне аерым артистлар һәм районның үзешчән сәнгать коллективлары музыкаль яктан бизәде. З.Әсәдуллина, Р.Галиев, Х.Гафиятуллина, Г.Галиева, А.Ибраһимова һәм башкалар тамашачылар күңеленә бәйрәм кәефе өстәде, алар бер мизгелдә биергә төште һәм чыгыш ясаучыларга кушылып җырлады. Барлык катнашучылар шулкадәр яхшы әзерләнгәннәр, жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик кыен булыр дип уйлыйм. Аларны бүләкләү 25 августта 11.00 сәгатьтә Җиңү паркында үткәрелә.

Башка фотолар гәзит сайтында.
Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотолары.
Читайте нас: