Барлык яңалыклар
Чаралар
17 август 2018, 12:28

Бердәм, тату гаилә – илгә, халкыма терәк

“Матур гаилә – ил коты” район конкурсы башланганнан бирле без гәзит укучыларны районның күп кенә үрнәкле, иҗади, бергәләп кызыклы һәм лаеклы яши белгән гаиләләре белән таныштырдык. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә күреп, иҗади, музыкаль, бию конкурсларында җиңүләре турында мәгълүматны гәзит битләрендә яктыртып, Сарайса авыл биләмәсендә мондый гаиләләрнең күп булуын беләбез. Ә үткән атнада Гаилә елына багышланган конкурс Елембәт авыл Мәдәният йортында үтте.

Бәйрәм мохите, күңелле, талантлы конкурсантлар. Гаилә парлары, төрле яшьтә булуга карамастан, алар барысы да оста җырлый һәм бии белә торган активистлар гына түгел, ә лаеклы, хезмәт белән һәм үзара аңлашып яши, балаларын, оныкларын үз үрнәкләрендә тәрбияли белүчеләр. Аларның барысын да бер нәрсә – гаиләнең кеше тормышында иң мөһим нәрсә булуын, ә тату гаилә мөнәсәбәтләренең – аның әгъзаларының һәркайсының зур хезмәте булуын аңлау берләштерә.

Беренче гаилә пары сәхнәгә күтәрелер алдыннан “Ахирәтләр” һәм “Йәйгор нурлары” эстрада-фольклор коллективлары тарафыннан “Бәби кайтты” бию композициясе күрсәтелде, һәм бу юкка гына түгел. Өметбай авылыннан Эльвина, Арслан һәм Алтынай исемле өч бала тәрбияләгән Люция һәм Әлфәрит Фәйзуллиннар гаиләсендә күптән түгел дүртенче сабый – кызлары Әминә дөньяга килгән. Шундый тантаналы, бәйрәмчә мохиттә авыл биләмәсе башлыгы Раушан Байназарова әти-әнисенә сабыйның туу турындагы таныклыгын тапшырды, ә балалар бакчасы мөдире Гөлнара Абдуллина, Фәйзуллиннарны котлап һәм балага сәламәт, бәхетле үсүен теләп, балалар бакчасына чакыру тапшырды. Бу гаилә парын авыл халкы ярата һәм хөрмәт итә, чөнки алар бик ачык, изге күңелле кешеләр. Әлфәрит – Төньякта сварщик булып эшли, Люция – балалар бакчасында тәрбияче. Барлык балалары да “Йәйгор нурлары” үрнәкле балалар коллективында шөгыльләнә. Фәйзуллинар гаиләсе 17 ел бергә гомер кичерә. Аларның яңа ике катлы, иркен, зур өйләре хуҗаларының тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге турында сөйли. Әтиләре эштә чакта балалар – әниләренең төп ярдәмчеләре. Югары Шәкәр авылыннан Роза һәм Мөнир Псәнчиннар чыгышы әлеге ишле гаилә өчен музыкаль бүләк булды.

Аннары сәхнәгә Түбәнге Шәкәрдән Рәзилә һәм Рәүф Алтынбаев гаиләсе күтәрелде. Бу парның гаилә стажы – 45 ел. Алтынбаевлар гомерләре буе күп итеп маллар асрап, зур хуҗалык тотудан тыш, яхшы, алыштыргысыз эшчәннәр дә булган. Рәүф Котлыбулат улы фермада терлекче булып эшләгән, Рәзилә Габит кызы – чөгендерче. Алар беркайчан да кыенлыклардан, физик эштән курыкмаган, андыйлар турында: “Тормыш ыгы-зыгысында кайнады” диләр. Менә дигән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларга белем алырга ярдәм иткәннәр. Лилия үзен медицинага багышлаган, Эльмира – журналист, Илгиз – Салават драмтеатры актеры.

Өченче гаилә пары – Елембәт авылыннан Гарифә һәм Мостафа Даутовлар да авыл халкына яхшы таныш. Алар “Алтын гаилә” номинациясенә тәкъдим ителде. Эш сөючән, тату, кунакчыл, биш кызларын лаеклы тәрбияләгән гаилә – яшьләргә һәрнәрсәдә үрнәк. Мостафа Нургали улы колхоз рәисе булган, Гарифә Вәлиша кызы төрле вазыйфаларда эшләгән. Тырыш гаилә балаларын лаеклы тәрбияләгән, аларның һәркайсының үз гаиләсе. Бер-берсенә игътибарлы, хәстәрлекле пар менә инде 65 ел бергә гомер кичерә. Аларның өйләрендә һәрвакыт кунаклар, оныклары. Алар ачык йөзле, киң күңелле күршеләр, авылдашлар, яшьләр өчен акыллы киңәшчеләр, остазлар.

“Алтын гаилә” исеме Югары Шәкәрдән Люция Байназарова һәм Рәшит Әбүләев гаиләсенә бик туры килә. Быел гаилә пары алтын туйларын - бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләгәннәр. Люция Тимеркадык кызы – укытучы, Рәшит Кинҗәбулат улы – парторг, инженер булып эшләгән. Өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән уллары Рәмзит – “Россия 1” телеканалы җитәкчесе, Рафикъ – район үзәгенең 1 санлы урта мәктәбе директоры, төпчекләре Рафаэль – районның яшьләр эшләре комитеты рәисе. Әбүләевлар – алты оныкларының бәхетле картәтисе һәм картәнисе. Люция Тимеркадык кызы – “Стәрлебаш районының Почетлы гражданины”, район һәм республика дәрәҗәсендә күп кенә җиңүләргә лаек булган “Күндерәккәй” халык фольклор ансамбле җитәкчесе. Бу талантлы, егәрле гаиләгә сокланмый мөмкин түгел.

Елембәт авылыннан Фирүзә һәм Флорид Исәнчуриннарның яшь гаиләсе безнең район гына түгел, республика халкына да яхшы таныш. Күптән түгел генә аларның “Гаилә – туган тел сакчысы” республика конкурс-фестивалендә катнашуы турында язган идек. Анда алар иҗади осталыклары һәм халык традицияләрен саклаганнары өчен “Иҗат комарлы, максатлы гаилә” номинациясендә җиңү яулады. Флорид Гайнулла улы Салават шәһәрендә янгын сүндерүче булып эшли, Фирүзә Хәлләф кызы - Елембәт мәктәбендә рус теле укытучысы. Бу чын мәгънәсендә талантлы гаилә. Фирүзәнең башкорт халык җырларын башкаруын бер тапкыр гына ишеткән кеше аның тавышына мөкиббән китә. Исәнчуриннар 15 ел бергә яшәү дәверендә зур өй салып чыкканнар. Әти-әниләренә охшап, аларның өч баласы – Мурат, Айгүзәл һәм Алия актив, иҗади һәм талантлы, эш сөючән булып үсеп килә. Бер генә мәктәп чарасы һәм клубтагы концертлар алардан башка үтми.

Менә шундый гаҗәеп гаиләләр яши Сарайса авыл биләмәсендә. Әлбәттә, бүгенгедәй уңышлы, хөрмәтле булу өчен алар күп көч, тырышлык салган, бергәләп авырлыкларны һәм кайгы-хәсрәтләрне кичергән, бер-берсенә булган җылы хисләрен, ихтирамнарын һәм хәстәрлекләрен югалтмаган.

Гаилә парлары белән алдагы очрашу Иске Калкаш авыл биләмәсендә булачак.

Лиана ЯРМИЕВА. Фото Әнисә ЗӨБӘЕРОВА тарафыннан бирелде.

Читайте нас: