Барлык яңалыклар
Чаралар
13 август 2018, 11:07

Һәр көн – үзенчәлекле

“Орленок” балалар сәламәтләндерү- мәгариф үзәге – балачак һәм хыял утраучыгы, бала каникулын күңелле һәм кызыклы, ә иң мөһиме файдалы итеп үткәрә алырлык үзенчәлекле мохит. Балаларның лагерь сменасы һәркөнне эчтәлекле, истә калырлык булуына анда кунакка баргач без үзебез инандык.

Дәртле дискотекалар, күңелле ярышлар, матур бәйрәмнәр, тематик кичәләр – лагерьда ял итүче балаларның җәе шулай үтә. Җәй шулкадәр тиз үтә, монда инде 90 бала ял иткән өченче смена тәмамлануга якынлаша. Алар арасында район спортчылары күп. Күптән түгел биредә тай боксы буенча спортчылар ял иткән, алар Анапада үтәчәк ярышларга ныкышмалы әзерләнгән.

Һәр отряд нинди дә булса кызыклы эш белән шөгыльләнә: кемдер шахмат уйный, кемдер пионербол, өченчеләр яңа конкурс яки чара уйлап чыгару белән мәшгуль. Алар шулкадәр мавыккан, лагерьда сезгә ошыймы дип аларны бимазалыйсы да килмәде. Шулай да берничә баладан сорашуга ирештем.

Анастасия Кечина, 17 яшь, Стәрлетамак шәһәре:

- Моңа кадәр мин башка күп лагерьларда ял иттем. Ә монда миңа барыннан да ныграк ошады, шуңа күрә икенче сменадан соң өченчесенә калдым. Туклану да, вожатыйлар да ошый. Алар безнең дусларыбызга әверелде.

Илшат Гомәров, 10 яшь, Стәрлебаш:

- Мин лагерьда беренче тапкыр ял итәм, башта барырга теләмәдем, әти-әниемне сагынырмын дип уйладым. Ә монда күңелле һәм кызыклы икән. Спорт уеннары һәм ярышларының күп булуы аеруча ошый.

Алина Юлъякшина, 11 яшь, Уфа шәһәре:

- Мин “Орленок”та үткән елда да ял иттем һәм миңа бик ошады. Монда бик күп яңа дуслар таптым. Киләсе елга да монда килергә телим.

Хәрәкәтле уеннардан соң энергия запасын тулыландырырга һәм яңадан көч тупларга кирәк. Балаларны көненә алты тапкыр ашаталар. Лагерьда туклану яхшы, тәлинкәләрнең бушап калуына караганда балаларга ризыклар һичшиксез ошыйдыр.

Читтән караганда да балаларның үзара берләшүләре, һәрвакыт бергә булырга тырышулары вожатыйларга һәрнәрсәдә ярдәм итәргә омтылулары күренә. Барысы да “ачылган”. Бер зур гаиләгә әверелгән.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: