Барлык яңалыклар
Чаралар
6 август 2018, 12:06

Балалар рәсеме конкурсында катнашыгыз!

“Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 1 яшьтән 18 яшькәчә булганнар "Төрле төсле тамчылар" ("Разноцветные капли") Русиякүләм балалар рәсеме конкурсында катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен проектның www.разноцветныекапли.рф сайтында теркәлү узарга, анкета тутырырга һәм шәхси кабинетта бер яисә берничә номинация буенча эшләрне теркәргә кирәк. Рәсемнәр jpeg, tiff, pdf форматларында кабул ителә. Файлда рәсемнең скан аша чыгарылган яисә фотога төшерелгән сурәте булырга тиеш. Рәсем бозылмаган, капланмаган, каралтылмаган, яктыртылмаган яисә кире ягы белән әйләндерелмәгән булырга тиеш.
Конкурс темалары: "Су – табигать дөньясының аерылгысыз өлеше" (3-6 яшьлек балалар өчен); "Русия елгалары"; "Су хайваннары"; "Суны чиста итеп саклыйк".
13-18 яшьлек катнашучылар өчен махсус номинация бар. Ул "Елгаларыбызга – чиста ярлар!" дип атала.
Эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә, йомгак ясау һәм җиңүчеләрнең исемнәрен билгеләү октябрьдә булачак.
Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат http://разноцветныекапли.рф. сайтында.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: